Биографиясе

1874 елның 4 апреле, Орёл губернасы, Ливно өязе, Демидово авылы — 1956 елның 11 мае, Муром шәһәре.

Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң (1898), Сембер руханилар семинариясендә укыта.

1900 елдан Казан руханилар академиясенең философия кафедрасында, 1908–1912 елларда Иске Гаһеднең Изге Язмалары кафедрасы профессоры. Бер үк вакытта, 1908 елдан, Родионованың затлы нәсел кыз балалар институтында рухани, канун өйрәтүче һәм шул институттагы чиркәү башлыгы.

1912–1917 елларда Казан университетының теология кафедрасы профессоры, университет чиркәве побы һәм протоиерее (1913 елдан).

1918–1930 елларда Варвара чиркәве башлыгы, Казан руханилар академиясе укытучысы (1921 елда ябылганчы).

1921 елда академиянең башка укытучылары белән бергә шартлы рәвештә 1 елга хөкем ителә.

Хезмәтләре Аллаһның барлыгын фәлсәфи исбатлауга карый.

Хезмәтләре  

О святой троице. К., 1912;

Об искуплении. К., 1912;

Законы мира и Бытие Бога. Номологическое доказательство Бытия Божия. К., 1913;

 Жизнь после смерти. К., 1915.

Автор — Е.В.Липаков