Эчтәлек

1742 ел, башка мәгълүматлар буенча 1738, Мәскәү — 1815 елның 14 гыйнвары, Казан.

Мәскәү руханилар академиясен, башка чыганаклар буенча Троица-Сергий монастыре семинариясен тәмамлый, 1763 елдан шунда эшли: җыр укытучысы, китапханәче, тәрҗемәче, мөгаллим була.

1767 елдан монахлык кабул итә. 1770–1775 елларда Троица-Сергий монастыренда: наместник һәм семинария ректоры, бер үк вакытта Савва-Сторожевский монастыре игумены. 1775 тә Ярославль руханилар семинариясендә архимандрит, ректор һәм Спас ирләр монастыре башлыгы.

1776–1778 елларда Донской монастыре (Мәскәү) наместнигы. 1778–1780 елларда Кострома һәм Галич епискобы. 1780–1801 елларда Тверь епискобы (1801 елдан архиепископ).

1803–1815 елларда Казан һәм Сембер архиепискобы.

Әдәбият  

Липаков Е.В. Архипастыри Казанские. 1555–2007. К., 2007.