Биографиясе

1827 елның 20 июне, Түбән Новгород шәһәре — 1898 елның 5 декабре, Санкт-Петербург.

Түбән Новгород руханилар семинариясен (1848), Казан руханилар академиясен (1852) тәмамлый.

1852–1862 елларда Түбән Новгород руханилар семинариясендә эшли (башка предметлар белән беррәттән, татар теле дә укыта).

1861 елда монахлык кабул итә, 1862 елдан архимандрит. 1863–1869 елларда Петербург руханилар семинариясендә, 1864 елдан ректор, бер үк вакытта, 1866–1868 елларда Ладога епискобы, Петербург епархиясе викарие.

1869 елдан — Вологда һәм Тотьма, 1873 елдан — Тамбов, 1876 елдан Рязань һәм Зарайск епискобы (1881 елдан — архиепискобы).

1882 елдан — Казан һәм Зөя, 1887 елдан Карталия һәм Кахетия архиепискобы, Грузия экзархы, 1892 елдан Петербург һәм Ладога митрополиты, Изге синод әгъзасы.

Палладий үтенече буенча Казан руханилар академиясе корпусларын реконструкцияләү өчен зур күләмдә акча бүленеп бирелә, шуннан соң алар икеләтә зурайтыла.

Хезмәтләре

Слова и речи Палладия, епископа Рязанского и Зарайского. СПб., 1881.

Әдәбият  

Липаков Е.В. Архипастыри Казанские. 1555–2007. К., 2007.