Биографиясе

1846 елның 15 ноябре, Тамбов губернасы, Елатинск өязе Сасово авылы —1930 елның 17 ноябре, Ташкент янындагы Луначарский авылы, башка мәгълүматлар буенча Никольский поселогы.

Тамбов руханилар семинариясен (1866), Казан руханилар семинариясен (1870) тәмамлый.

Н.И.Ильминский шәкерте. 1870–1877 елларда Казан руханилар академиясендә эшли, «Мөхәммәд динен фаш итү», «Мөхәммәд тарихы» миссионерлык предметлары буенча лекцияләр укый; гарәп һәм татар теле дәресләре алып бара. Бер үк вакытта, 1870–1871 елларда, Казан руханилар семинариясендә — татар теле һәм миссионерлык вәгазьләре, 1872–1874 елларда Казан укытучылар семинариясендә тарих һәм география укыта. 1871–1876 елларда «Миссионерский противомусульманский сборник» журналын чыгару буенча комиссия әгъзасы, 6 нчы һәм 7 нче чыгарылышлар мөхәррире. 1872–1877 елларда «Изге Гурий борадәрлеге»ндә эшләр башкаручы һәм аның советы әгъзасы була, борадәрлек мәктәпләре укытучыларының еллык съездларында лекцияләр укый. 1877 елдан Ташкентта эшли (бүленеп, 1917–1921 елларда туган авылында яши): 1877–1889 елларда Төркестан төбәге мәдрәсәләрендә инспектор, бер үк вакытта, 1879–1889 елларда, Ташкент укытучылар семинариясе директоры; 1889–1917 елларда Ташкент ир балалар гимназиясендә директор; бер үк вакытта Урта Азия халыклары телендәге беренче вакытлы басма — «Туркестанская туземная газета» (1883 елга кадәр сарт һәм кыргыз телләрендә чыга, 1885 елдан — рус теленә тәрҗемә белән сарт телендә басыла) мөхәррире.

Остроумов катнашында үзбәк телендә А.С.Пушкин һәм Л.Н.Толстойның кайбер әсәрләре дөнья күрә.

1886 елда, Урта Азиядә Император археология комиссиясе вәкиле буларак, төбәктә беренче археологик казу эшләре үткәрә. 1895 елда Урта Азиядә беренче Шәрекъне өйрәнү үзәге — Төркестан археология сөючеләр түгәрәгенә нигез сала. 1904 елдан Урта һәм Көнчыгыш Азияне өйрәнүче Рус комитеты мөхбир әгъзасы.

1905 елда Санкт-Петербургта «рус булмаган милләт вәкилләренең мәгариф мәсьәләләре буенча махсус киңәшмәсе» эшендә, 1910 елда Казанда узган «миссионерлар съезды»нда катнаша, анда «Рус Православие чиркәвенең миссионерлык карашларында рус хөкүмәтенең икеләнүе» темасына доклад ясый.

1916–1917 елларда Төркестан хәрби округы штабы каршындагы Төркестан һәм чиктәш Шәрекъ илләре халыклары телләре тәрҗемәчеләрен әзерләүче Ташкент офицерлар мәктәбендә мөселман хокукын укыта.

Хезмәтләре Урта Азия халыкларының тарихы, археологиясе һәм этнографиясенә, таҗик, үзбәк һәм кыргыз халыкларының төрки лексикографиясенә, матди һәм рухи культурасына карый. Британия Библия җәмгыяте кушуы буенча сарт теленә Дүрт Инҗил китабын тәрҗемә итә (Лейпциг, 1891).

4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 2 нче дәрәҗә Изге Анна, 3 нче һәм 2 нче дәрәҗә Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Критический разбор мухаммеданского учения о пророках // Миссионерский противомусульманский сборник. К., 1874;

Первый опыт словаря народно-татарского языка по выговору крещёных татар Казанской губернии. К., 1876;

 Мир ислама в прошлом и настоящем. Таш., 1912;

Вероучение Корана. М., 1915.

Әдәбият  

Лунин Б.В. Из истории русского востоковедения и археологии в Туркестане. Таш., 1958;

Хабибуллин М.З. Михаил Александрович Машанов — профессор Казанской духовной академии, миссионер и исламовед. К., 2006.

Автор — М.З.Хәбибуллин