Биографиясе

1897 елның 27 декабре, Курск губернасы, Путивль өязе Николаевка авылы — 1976 елның 21 октябре, Мәскәү.

1937 елда атып үтерелгән (2000 елда канунлаштырылган) епископ Дамианның (Воскресенский) улы.

1915 елда Смоленск руханилар семинариясен тәмамлаганнан соң, Петербург университетында укый.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, 1916 елдан Россия армиясендә, артиллерия офицерлары курсларын тәмамлый (Мәскәү).

1918–1919 елларда Киев университетында укый. 1919–1922 елларда — Кызыл Армиядә, Гражданнар сугышында катнаша.

1923 елдан Мәскәүдәге совет оешмаларында хезмәт итә.

1941–1946 елларда — Кызыл Армиядә, Бөек Ватан сугышында катнаша.

1946 елдан — рухани, 1953–1960 елларда Чкалов (Оренбург шәһәре) һәм Бозаулык епискобы.

1960–1975 елларда Казан һәм Мари епискобы (1963 елдан — архиепископ). Михаилның Казан епархиясе белән идарә итүе чиркәүне кысрыклау чорына туры килә, ләкин Михаил ТАССРдагы барлык храмнарны саклап калуга ирешә, моңа аның Бөек Ватан сугышы ветераны булуы ярдәм итә. Михаилның шәхси йогынтысы нәтиҗәсендә Казан епархиясе храмнарына яңа рухани кадрлар җәлеп ителә.

1960–1970 елларда Михаил вәгазьләре «Журнал Московской патриархии» басмасының һәр санында диярлек дөнья күрә.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, Александр Невский, Ватан сугышы, өч Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият           

Игумен Анастасий (Меткин), Павлов С. Архиепископ Михаил (Воскресенский), бывший Казанский и Марийский: Некролог // Журн. Моск. патриархии. 1977. № 2.

Автор — Е.В.Липаков