? — 1646 елның 31 гыйнвары, Казан.

1606 елдан Кирилл-Белозерский монастыре игумены, 1610 елда аны поляклардан саклауны оештыра.

1613 елда Земский соборда катнаша. 1615 тән Казан һәм Зөя митрополиты. Матфей эшләгән чорда Казандагы Архиерей йортының вотчиналар белән идарә итүче учреждениеләренең икътисади эшчәнлеге нык үсеш ала, Раифа Богородица, Седмиозёрный һ.б. монастырьларына нигез салына.

Матфей мөселманнарга һәм мәҗүсиләргә карата көч куллануга каршы чыга, бу, үз чиратында, халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне саклап калуга ярдәм итә. Акча яки дәүләт милкен үзләштерүдә гаепләнгән берничә Казан воеводасы Матфей йогынтысы белән эш урыннарыннан алына.

Автор — Е.В.Липаков