Биографиясе

1770 яисә 1771 ел – 1815 елның 30 августы, Казан.

Кострома руханилар семинариясен, Петербургның төп семинариясен (1790) тәмамлый.

1790–1801 елларда Кострома руханилар семинариясендә математика, физика һәм философия  (1790 елдан) укыта.

1801–1806 елларда Петербург армия семинариясендә ректор.

1810–1811 елларда Оренбург губернасы училищелар директоры.

1811 елдан Казан университетында, абстракт һәм гамәли философия кафедрасы профессоры (1815).

Хезмәтләре гносеология, логика, этикага карый.

С.Снелльның "Философиянең башлангыч курсы" ("Начальный курс философии", ч.1–5, 1813–14, автордаш.) хезмәте тәрҗемәсе авторы.

Хезмәтләре

Письма о философии Канта // Северный вестн. 1805. № 8–9; Начертание логики... СПб., 1807; 

Рассуждение о том, возможно ли нравоучению дать твёрдое основание независимо от религии... К., 1815; 

Начертание метафизики. К., 1818.

Әдәбият

Алексеев П.В. Философы России XIX–XX столетий. М., 2002.

Автор – Т.В.Бизяева