Эчтәлек

1877 елның 2 октябре, Орёл губернасы Карачев өязе Бутер  авылы – ?

И.С.Бердников укучысы. Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң (1902) шунда ук эшли.

1914 елдан чиркәү хокукы кафедрасы профессоры (бүленеп: 1903–1905 елларда Курск руханилар семинариясендә укыта).

1917 елда Рус Православие чиркәвенең Поместный соборын оештыруда катнаша (1917–1918), анда ул Югары чиркәү советы әгъзасы итеп сайлана.

1921 елда бер елга ирегеннән мәхрүм итәргә шартлы хөкем ителә. Аннан соңгы  язмышы билгесез.

Хезмәтләре чиркәү хокукына карый.

Хезмәтләре

Собор как высший орган церковной власти. К., 1909; 

О необходимости церковного права, его сущности и положения в общей системе права // Православный собеседник. 1911. Ч. 1.

Автор – Е.В.Липаков