- РУС
- ТАТ
1844 елның 18 апреле, Пенза шәһәре — 1920 елның 1 августы, Казан.
1870 елда Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли: 1881–1895 елларда ординар профессор, 1895 елдан чиркәү тарихы кафедрасы атказанган профессоры. Бер үк вакытта ординар профессор, 1910–1919 елларда чиркәү тарихы кафедрасы атказанган профессоры.
1919 елдан Казан университетының чиркәү тарихы кафедрасы профессоры.
Курганов протестантизм һәм Көнбатыш-Европа мәдәниятенең православие илләрендәге чиркәү тормышына рациональ йогынты ясавына каршы чыга. Аның «Грек Корольлеге чиркәвендә идарә итү тәртипләре» («Устройство управления в церкви Королевства Греческого», 1871) дип исемләнгән монографиясе автокефаль чиркәү тарихына багышлана.
Курганов — Россиядә чиркәү византологиясенә нигез салучыларның берсе. «Византия империясендә чиркәү һәм гражданлык хакимияте арасындагы мөнәсәбәтләр» («Отношения между церковной и гражданской властью в Византийской империи», 1880), «Константинополь патриархлары тарихына карата» («К истории константинопольских патриархов», Сергиев Посад, 1895), «Император Константин Великий Святой Равноапостольный» (чыг. 1, 1918) дип аталган хезмәтләрендә Курганов дәүләт белән чиркәү арасындагы үзара мөнәсәбәтләр системасын ача, императорлар һәм патриархлар хакимлеге һәм вәкаләтләренең хасиятен күрсәтә, Византиядәге Синод эшчәнлеген тасвирлый.
Хезмәтләре шулай ук Румыниянең чиркәү тарихына, историографиягә карый.
Заметки по вопросу о византийской противомусульманской литературе. К., 1878 (автордаш);
Наброски и очерки из новейшей истории румынской церкви. К., 1899; Что такое либерализм? СПб., 1906.
Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 1;
Сорокалетие службы профессора Ф.А.Курганова. К., 1911;
Соколов И.Ф. Ф.А. Курганов // Византийский временник. 1926. Т. 24;
Биобиблиографический словарь профессоров и преподавателей Казанского университета, 1905–1917. К., 1986.
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.