Биографиясе

1802, Вятка губернасы Алабуга шәһәре — 1855 елның 22 мае, шунда ук.

Вятка руханилар семинариясен тәмамлый (1822).

1822–1824 елларда Сарапул өяз руханилар, 1840 елдан Алабуга приход училищеләре укытучысы. 1824 елдан Алабуга өязендә рухани, 1837–1840 елда миссионер.

Дини мәсьәләләр, Алабуга шәһәре һәм Алабуга өязе тарихы буенча, шул исәптән «Пугачёвчылар һәм Пугачёв 1773–1774 елларда Трёхсвятск — Алабугада» («Пугачёвцы и Пугачёв в Трёхсвятском — Елабуге в 1773–1774 гг.», 1845; басыла — 1882) дигән хезмәтләр авторы.

Әдәбият

Долгов Е.Б. К биографии первых историков-вятчан // История и культура Волго-Вятского края. Киров, 1994.

Автор  — Е.Б.Долгов