- РУС
- ТАТ
(Кресович Владимир Александрович), дин эшлеклесе
1898 елның 15 сентябре, Волынь губернасы Мокрец авылы – 1977 елның 4 декабре, Львов шәһәре, Украина ССР.
Кременец руханилар семинариясен тәмамлый (1922).
1922–1942 елларда Волынь епархиясе (1939 елга кадәр Польша составына керә) гыйбадәтханәләрендә рухани.
1942 елдан монахлыкта.
1942 елда Луцк, 1943 елдан Кременец һәм Дубна (немецлар оккупациясе шартларында), 1950 елдан Великие Луки һәм Торопец, 1951 елдан Чабаксар һәм Чуашия епискобы. 1954 елдан Чабаксар һәм Чуашия, 1955 елдан Казан һәм Чистай, 1958 елдан Казан һәм Мари архиепискобы.
Н.С.Хрущёв чорында дингә һөҗүмнең көчәю шартларында епархия белән җитәкчелек итә, гыйбадәтханәләр ябылуга һәм приходлар бетерелүгә каршы чыга.
1960 елның мартында Иов, салымнар түләүдән баш тартуда һәм керемнәрне яшерүдә гаепләнеп, кулга алына, 3 елга ирегеннән мәхрүм ителә, әмма Рус Православие чиркәве җитәкчелеге аны гаепле дип санаудан баш тарта. Иов эше дингә каршы пропаганда алып баруда киң файдаланыла.
Иреккә чыккач, Иов актив эшчәнлеген дәвам итә.
1967 елдан – Уфа һәм Эстәрлетамак, 1973 елдан Иваново һәм Кинешма архиепискобы.
Архиепископ Иов (Кресович): Некролог // Журн. Моск. патриархии. 1978. № 3.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.