Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
(Пятницкий Иван Алексеевич), дин эшлеклесе, дин гыйлеме магистры (1878)
22.9.1844, Калуга губернасы Брынь авылы — 1922, Томск шәһәре.
Калуга руханилар семинариясен (1866), Мәскәү руханилар академиясен (1870) тәмамлый.
1886 елдан монахлыкта.
1891 елдан Умань епискобы, 1904 елдан — архиепискобы. Кишинёв, Ярославль, Сембер епархияләрен җитәкли.
1910 елдан Казан һәм Зөя архиепискобы, 1917 елдан митрополит.
1918 елда Казаннан Чех-словак корпусы һәм КОМУЧның Халык армиясе белән бергә китә. Акгвардияче гаскәрләр биләгән төбәктә Томск епархиясе белән идарә итә.
Совет хакимияте тарафыннан кулга алына, сак астында яшәгәндә вафат була.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.