- РУС
- ТАТ
(Амфитеатров Фёдор Георгиевич), дин эшлеклесе, дин гыйлеме докторы (1814)
1779 елның 17 апреле, Орёл губернасы, Кромы өязе Высокое авыл — 1857 елның 21 декабре, Киев.
Севск руханилар семинариясен тәмамлаганнан соң (Орёл губернасы, 1797), шунда укыта, 1802–1804 елларда ректор.
1798 елда монахлык кабул итә. 1804 тән Оренбург руханилар семинариясе (Уфа шәһәре) ректоры, 1810–1813 елларда Тубыл руханилар семинариясендә, 1814 елдан Петербург, соңыннан Мәскәү руханилар академиясе инспекторы,
1816–1819 елларда Мәскәү руханилар академиясе ректоры, 1819 елдан Калуга һәм Боровск, 1825 елдан Рязань епискобы (1826 елдан архиепископ).
1828 елдан Казан һәм Сембер, 1832–1836 елларда Казан һәм Зөя архиепискобы, 1837 елдан Киев митрополиты булып тора.
Казан төбәгендә актив рәвештә миссионерлык эше алып бара. Рус булмаган халыкларны көчләп чукындыру чараларын хупламый. Дини әдәбиятны Идел буе халыклары телләренә тәрҗемә итү тәкъдиме белән чыга. Казан епархиясе уку йортларында укыту торышын яхшыртуга зур игътибар бирә. Изгеләштерелә (1994 елда).
Слова, беседы и речи. Киев, 1883.
Сергий (Василевский). Высокопреосвещеннейший Филарет, в схимонашестве Феодосий (Амфитеатров), Митрополит Киевский и Галицкий, и его время: В 3 т. К., 1888;
Липаков Е.В. Архипастыри Казанские. 1555–2007. К., 2007.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.