Биографиясе

1856 ел, Казан губернасы, Лаеш өязе Янсуар авылы – 1927 ел, Казан.

Керәшен татарлардан.

Казан үзәк керәшен татар мәктәбен, укытучылар семинариясен тәмамлаганнан соң (1878 ел), керәшен татар мәктәбендә укытучы һәм хор җитәкчесе (1895–1917 елларда директор), бер үк вакытта 1884 елдан – дьякон, 1895 елдан – рухани, 1906 елдан – протоиерей.

1898–1914 елларда Е. А.А.Воскресенский белән бергә, соңрак Р.П.Даулей белән татар телендә (Ильминский алфавитында) изгеләр тормышын бәян иткән 30 дан артык хикәятне, могҗиза тудыручы иконаларның тасвирламасын һәм миссионерлык эчтәлектәге башка хезмәтләрне әзерли һәм бастырып чыгара, славян көйләрен татар теленә яраклаштырып, керәшен татарлар халык музыка иҗатын үстерүгә сизелерлек йогынты ясый.

1918 елда педагогик эшчәнлектән читләштерелә.

Әдәбият

Чичерина С.В. У поволжских инородцев: Путевые заметки. СПб., 1905;

Прокопьев К.П. Николай Иванович Ильминский. Казань, 1916;

Исхакова Р.Р. Педагогическое образование в Казанской губернии в середине XIX – начале ХХ веков. Казань, 2001.

Автор – Е.В.Липаков