- РУС
- ТАТ
Дөньялыкта Александр Дмитриевич Брянцев. Дин эшлеклесе
1839 ел – 1914 елның 28 апреле, Харьков шәһәре.
Киев руханилар академиясен тәмамлый (1867). Киев губернасының дөньяви уку йортларында православие дине нигезләрен укыта. 1873 елдан Таврия руханилар семинариясендә эшли (Симферополь шәһәре). 1875 елдан монахлыкта.
1882 елдан Ладога епискобы һәм Петербург руханилар академиясе ректоры, 1887 елдан Рига епискобы, 1897 елдан Казан һәм Зөя архиепискобы, 1903 елдан Харьков һәм Ахтыр архиепискобы.
Оста вәгазьче буларак таныла, Казанда һәм епархиягә караган чиркәүләрдә күп мәртәбәләр чыгышлар ясый. «Изге Гурий борадәрлеге» җәмгыятенә, «Известия по Казанской епархии» һәм «Православный собеседник» журналларына миссионерлык эшчәнлеген алып баруда булышлык итә.
Патриарх Кирилл Лукарис и его заслуги для православной церкви. СПб., 1882.
Собрание слов и речей Высокопреосвященного Арсения (Брянцева), архиепископа Харьковского и Ахтырского. Харьков, 1908. Т. 1, 2, 4.
Багрецов Л. Очерк архипастырской деятельности Высокопреосвященного Арсения, архиепископа Харьковского и Ахтырского, во время его пятилетнего управления Казанской епархией. Харьков, 1905.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.