Биографиясе

1880 елның 20 августы, Волынь өлкәсе Ковель шәһәре, Украина – 1938 елның 23 гыйнвары, Коми АССР, Кылтово авылы.

Киев руханилар академиясен тәмамлаганнан соң (1904), монахлык кабул итә. 1912 елда Киев руханилар академиясе профессоры, Мәскәү руханилар академиясе инспекторы.

1913 елдан Казан руханилар академиясе ректоры, Чистай епискобы. 1918 елның сентябреннән, митрополит Иаков (Пятницкий) чит илгә киткәч, академиядә ректорлык вазифаларын да башкара, 2 елдан артык Казан епархиясе белән җитәкчелек итә. Авыр шартларда Казан руханилар академиясен саклап кала.

1921 елда кулга алына, 2 елга төрмәгә ябыла. 1922 елдан Самара епискобы, 1923 елдан архиепискобы. 1928 елдан Одесса архиепискобы, 1932 елдан – митрополит.

1936 елда кулга алына. Төрмә хастаханәсендә вафат була.

Украина православие чиркәве Синоды тарафыннан изгеләштерелә. 10 (23) гыйнварда искә алына.

Хезмәтләре

Исторический очерк Сирийского монашества до середины VI века: дис. ... Киев, 1911.

Әдәбият

Журавский А.В. Казанская церковь в эпоху гонений. Страницы истории. Казань, 1994.