Эчтәлек

Аларның төп максаты — рус булмаганнарның телләрен һәм гадәтләрен белүче православие рухани кадрлары әзерләү. Беренче яңа керәшен мәктәпләре Казанда митрополит Тихон (Воинов) тарафыннан 1707 елда ачыла (1709 елда, акча булмау сәбәпле, гражданнар хакимиятләре тарафыннан ябыла; 1722 елда кабат ачыла). 1723 елда ул Казан славян-латин мәктәбе белән берләштерелә, 1732 елда Казан руханилар семинариясе итеп үзгәртелә, анда 1740 еллар ахырына кадәр рус булмаган крәстиян балалары өчен махсус сыйныфлар эшләп килә. 1731 елда миссионер Алексей Раифский Зөя Успение монастыренда яңа керәшен мәктәбе ача, 1740 елдан ул Яңа чукындырылганнар конторасы каршында эшли. 1740 елда император Анна Иоанновна Фәрманы белән Казанда, Цивильскида, Царёвококшайскида, Алабугада мәктәпләр ачуга күрсәтмә бирелә. Фәрман үтәлми, 1745 елда император Елизавета Петровна тарафыннан яңартыла. 1750 елда Казанда (Фёдоров монастыренда), Царёвококшайскида, Алабугада (бер елдан янгыннан соң ябыла) мәктәпләр ачыла. 1754 елда епископ Лука (Конашевич) башлангычында барлык мәктәпләр бер Казан яңа керәшен мәктәпләренә берләштерелә, шуның өчен Иске Татар бистәсендә Захария һәм Елизавета чиркәве янында биналар комплексы төзелә. 1785 тә архиепископ Амвросий (Подобедов) Казан яңа керәшен мәктәпләренә реформа уздыра, чынлыкта аны махсус руханилар семинариясе сыйныфларына әверелдерә (1800 елда ябыла).

Казандагы яңа керәшен мәктәпләрендә укучылар саны төрле елларда 150 дән 270 кә кадәр тәшкил итә. Аларга Яңа чукындырылганнар эше конторасы ябылганга кадәр 1764 елда чуаш, керәшен татарлар, мари һәм удмурт балалары рекрут хезмәтенә алмашка мәҗбүри җыела. Яңа керәшен мәктәпләрендә укыту процессының нәтиҗәлелеге махсус педагогик система юклыктан, укытучылар составының дәрәҗәсе бик түбән шартларда сыйфатлы булмый: укучыларның туган телләре укытылмый, рус телен махсус өйрәнү дә каралмаган; уку славян телендәге чиркәү хезмәте һәм чиркәүдә җырлау өчен кирәкле текстларны механик рәвештә ятлауга кайтып кала. Алексей Раифскийның Зөя яңа керәшен мәктәпләрендә һәм Амвросий (Подобедов) карамагындагы Казан яңа керәшен мәктәпләрендә хәл яхшырак була.

Гомумән, яңа керәшен мәктәпләре Идел буе халыклары мәдәниятен үстерүгә һәм аларны христианлаштыруга җитди өлеш кертми. Ел саен 9–10 тәрбияләнүче пономарь һәм дьяк булып, бик сирәк кенә дин әһеле булып китәләр, шул ук вакытта күбесе рус приходларында хезмәт итә, кайберләре озак еллар уку дәвамында ана телләрен оныталар.

Әдәбият

Харлампович К.В. Казанские новокрещенские школы (К истории христианизации инородцев Казанской епархии в XVIII в.). К., 1905; 

Никольский Н.В. Христианство среди чуваш Среднего Поволжья в XVI–XVIII вв.: Ист. очерк. К., 1912.                       

Автор — Е.В.Липаков