Христианлаштыру башлану

Миссионерлык эшчәнлеген башлау һәм Идел буендагы рус булмаган халыкларны христианлаштыру Казан ханлыгы яуланганнан соң (1552), Рус православие чиркәвенең татар, чуаш, мари, удмурт халыкларын ислам дине йогынтысыннан һәм мәҗүси карашлардан аеру, аларны православие динен кабул итәргә мәҗбүр итү белән бәйле була. 1555 елда шул максат белән Казан епархиясе төзелә. Казан һәм Зөя архиепискобы итеп Гурий билгеләнә, Казанга җибәрү алдыннан патша Иван IV аңа төбәк халыкларын христианлаштыру буенча шәхси таләпләрен җиткерә (кара Иван IV нең Казан архиепискобы Гурийга җибәргән күрсәтмәсе). Казан Кремленең Спас-Преображение монастыре һәм Зөя Успение монастыре миссионерлык эшчәнлегенең үзәгенә әйләнә. Монастырь башлыклары Варсонофий һәм Герман миссионерлык эшчәнлекләрен административ һәм социаль-икътисади чаралар (шул исәптән православие динен кабул итүчеләргә өстенлекләр бирү) ярдәмендә алып баралар. 1560 еллар ахырына меңнәрчә татар, чуаш, мари һәм удмуртлар чукындыруга дучар ителә.

Көчләп чукындыру нәтиҗәсендә яңа чукындырылганнарның православие диненнән чыгу һәм кабат ислам юлына кайту хәрәкәте башлана (төбәкләрдә, шул исәптән Казанда яңа мәчетләр төзелә башлый). Бу көчләп христианлаштыруның яңа дулкынын китереп чыгара (кара Патша Фёдор Иванович Фәрманы, 1593 ел, 18 июль, яңа чукындырылган татарлар, алар өчен аерым сөрү җирләре бүлеп бирү һәм мәчетләрне җимерү турында). 1590 еллар ахырында, «Болгавыр заман» чорында православие миссионерлыгы эшчәнлеге яңа чукындырылганнарны православие динендә тотып калуга кайтып кала. Митрополит Гермогенга миссионерлык эшчәнлеген православие дине нигезләрен үзләштермәгән яңа чукындырылганнар арасында алып барырга туры килә.

Православие миссионерлыгы турында XVII йөзгә караган мәгълүмат юк диярлек. XVIII йөз башында миссионерлык эшчәнлеге митрополит Тихон башлангычы белән көчле үгетләүләр рәвешендә яңадан башланып китә. 1701–1714 елларда — протоиерей Ф.Фёдоров, 1714 елдан аның улы иеромонах Алексий Раифский мари авылларына сәфәр чыгып йөри. Патша Пётр I нең 1713 һәм 1715 елгы Фәрманнары нигезендә йомышлы морзаларның хосусый милкендәге рус крәстияннәре тартып алына, алар эшкәрткән җирләр конфискацияләнә. Тихон тәкъдиме белән «Яңа чукындырылганнарга барлык җыемнардан 3 еллык ташламалар турында» кабул ителгән Сенат фәрманы (1720 ел, 1 сентябрь) нигезендә Казан епархиясендәге христиан динен кабул итүчеләр җан башына төшкән салымнан һәм рекрутлыктан азат ителә, лашманнар катлавыннан чыгарыла (1725 елда Петр I вафатыннан соң ташламалар бетерелә).

Лука Конашевич эшчәнлеге

1731 елда Яңа чукындырылганнар комиссиясе (1734 елдан — Яңа чукындырылганнар конторасы) төзелә, 1738 елда Казан кафедрасына епископ Лука (Конашевич) билгеләнә, «Архимандритны, берничә рухани белән бергә, яңа чукындырылганнарны христиан кануннарына өйрәтү өчен төрле губерналарга җибәрү һәм христиан динен яңа кабул итүчеләргә бүләк ителгән өстенлекләр турында» Император Анна Иоанновна Фәрманы (1740 ел, 11 сентябрь) чыга, шулардан соң миссионерлык эшчәнлеге кискен активлаша. Казна хисабына чиркәүләр төзелә, яңа чукындырылганнарга акча һәм кием-салым бирелә. Салымнар буенча ташламалар яңадан кайтарыла, алар ислам динендә яки мәҗүсилектә калганнарга салынган өстәмә җыемнар хисабына компенсацияләнә. Милли рухани кадрлар әзерләү өчен яңа чукындырылганнар мәктәпләре ачыла, анда укучылар рекрутлар җыю хисабына, мәҗбүр итү юлы белән туплана. Бу исә халык арасында каршылык хәрәкәте тудыра (кара Татарларның 1748 елгы кузгалышы). Өстәмә басым ясау чарасы буларак, халыкның бер өлеше православие дине кабул иткән авыллардан чукынырга теләмәүчеләрне күпләп куу башлана. Епископ Лука тәкъдиме белән кабул ителгән «Казан губернасында мәчетләр төзүгә юл куймау, губернаторлар һәм воеводаларның Мөхәммәд канунына кайтучы яңа чукындырылган кешеләрне тикшереп торуы турында» Сенат фәрманы (1742 ел, 19 ноябрь) нигезендә «тыючы указлардан», ягъни 1593 елдан соң төзелгән барлык мәчетләрне сүтәргә боерык бирелә. Нәтиҗәдә, Казан төбәгендә генә дә 536 мәчетнең 418 е юкка чыгарыла. 1749 елда Лука Казанның Татар бистәсендә яшәүчеләрне шәһәр читенә куарга тырышып карый. 1741–1754 елларда мари, удмурт, чуашларның күпчелеге, мордвалар тулысынча һәм беркадәр татарлар (халыкның 10% ы тирәсе) православие диненә күчәргә мәҗбүр ителә. Әлеге унъеллыкларда дистәләгән мең татар, чуаш, мари, чукындырудан һәм күтәрә алмаслык салымнардан куркып, Кама аръягына һәм башкорт җиренә күчеп китә (кара Татарлар һиҗрәте).

Христианлаштыруның сүлпәнәюе

1755 елдан, Батырша хәрәкәте башланганнан соң, Яңа чукындырылганнар конторасының миссионерлык эшчәнлеге күзгә күренеп сүлпәнәя, мәҗбүри күчерүләр туктатыла, 1756 елдан яңадан мәчетләр төзергә рөхсәт бирелә. Моннан соң православие миссионерлыгы өчен мөселманнарны православие диненә күчәргә мәҗбүр итүгә караганда, православие динен кабул иткән әҗнәбиләрне христианлыкта тотып калу мөһимрәк була. Император Екатерина II патшалык итә башлагач, дин иреген тану сәясәтенә күчү башлана: 1764 елда Яңа чукындырылганнар конторасы бетерелә, «Барлык диннәргә юл кую һәм архиерейларны башка дин тотучыларга кагылышлы булган төрле эшләргә һәм гыйбадәт йортларының алар кануны буенча төзелүенә тыкшынудан тыю, мондый эшләрне гражданнар хакимиятенә калдыру турында» Синод фәрманы (1773 ел, 17 июнь) басылып чыга.

Казан һәм Зөя митрополиты Вениамин Казандагы яңа керәшен мәктәбендә белем алуның сыйфатын күтәрүгә ирешә, үз башлангычы белән авылларга миссионерлык сәфәрләре оештыра, Изге Китапны мари, удмурт, чуаш телләренә тәрҗемә иттерә (тәрҗемәләрнең текстлары сакланмаган). 1780 еллардан башлап XIX йөзнең уртасына кадәр максатчан миссионерлык эшчәнлеге алып барылмый. Керәшен татарларның ислам диненә кайту турында күпләп үтенеч язулары (кара Чукындырылган татарларның мөселманлыкка кайту хәрәкәте), керәшен марилар һәм удмуртларның күпсанлы халык катнашында корбан чалып мәҗүсилек йолаларын үтәүләре белән бәйле аерым акцияләр була (1826–1828, 1836, 1851, 1856).

1818–1824 елларда Идел буенда, бөтен Россиядәге кебек, Библия җәмгыяте тарафыннан хакимиятләр химаясендә Изге Китапны Идел һәм Урал буе халыклары телләренә тәрҗемә итү һәм тарату буенча кампания үткәрелә (чуаш һәм мари телләренә тәрҗемәләр Казанда әзерләнә). 1829 елда Казан һәм Зөя архиепискобы Филарет (Амфитеатров) рус булмаган авылларга сәфәр чыгу өчен штатта торучы миссионерлар билгеләү, руханилар семинарияләрендә интенсив рәвештә Идел буе халыклары телләренә өйрәтү, милли рухани кадрлар әзерләү, Изге китапның һәм рухани әдәбиятның тәрҗемәләрен оештыру, ана телендә гыйбадәт кылу, православие динен милли телләр аша сеңдерү максатында киң мәктәпләр челтәре төзүне эченә алган актив миссионерлык эшчәнлеге концепциясен тәкъдим итә. Филаретның тәкъдимнәре рәсми хуплау таба, ләкин тормышка ашмый. Руханилар семинарияләрендә татар һәм чуаш телләрендә укыту киңәя, әмма бу телләрне, асылда, әҗнәбиләр яши торган авыллардан килеп укучылар гына үзләштерә; миссионерлык вазифасын, башлыча, керәшен татарлар, чуаш-марилар яшәгән авылларга бик сирәк сәфәр чыгучы монастырь башлыклары башкара.

1852 елда Казан руханилар академиясендә мөселманлыкка, буддачылыкка, расколчылыкка һәм мәҗүсилеккә (чуаш-чирмешләр) каршы юнәлтелгән аерым бүлекчәләрдән торган миссионерлык бүлеге ачыла (соңгысы 1854 елда ябыла). 1870 елда бүлек бетерелә, ләкин аңа тиңдәш кафедрасы 1918 елга кадәр эшли. Академия профессорларының (Н.И.Ивановский, Н.Ф.Катанов, А.Е.Малов, М.А.Машанов, М.М.Миротворцев һ.б.) ислам, будда, расколчылыкны, шулай ук Россия халыкларының телләрен һәм мәдәниятен өйрәнү буенча алып барган эшчәнлеге зур фәнни әһәмияткә ия, ләкин моның чын миссионерлык эшенә йогынтысы аз була.

Н.И.Ильминский эшчәнлеге

Эзлекле миссионерлык эшчәнлеге 1860 еллар уртасыннан, 1864 елда Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе ачылгач һәм анда Н.И.Ильминский системасы базасында (кара Ильминский системасы) белем бирү процессы үсеш алгач, яңадан башлана. Кириллица нигезендә татар, чуаш, мари, удмурт, мордва һ.б.ның алфавитлары төзелә, туган телләрдә белем бирүче миссионерлык мәктәпләренең киң челтәре оештырыла, милли укытучы кадрлар һәм руханилар әзерләнә, Изге Китапның тәрҗемәләре эшләнә, Идел буе һәм Себер халыклары телләрендә гыйбадәт кылу һәм чиркәү җырлары башкару кертелә. Н.И.Ильминский һәм аның фикердәшләре эшчәнлегенең уңышына бу системаның дәүләт һәм чиркәү структуралары аша түгел, бәлки, башлыча, җәмәгать оешмалары аша таралуы булышлык итә (Казан губернасында — 1867 елда оештырылган Изге Гурий борадәрлеге, башка губерналарда 1871 елда ачылган Православие миссионерлык җәмгыятенең җирле бүлекләре).

1880 еллар башыннан Синодның обер-прокуроры К.П.Победоносцев башлангычы белән миссионерлык эшчәнлеге яңадан торгызыла: Идел һәм Урал буендагы барлык губерналарда 2 шәр: «Мөхәммәт диненә һәм мәҗүсилеккә каршы» һәм «расколчылыкка һәм сектантлыкка каршы» епархиаль миссионер вазифасы булдырыла. Башлыча, әҗнәбиләрнең телләрен белгән руханилар арасыннан билгеләнеп куелган өяз һәм участок миссионерларының эшчәнлеге өчен түләү билгеләнә. 1889 елда Казан миссионерлык курслары ачыла.

Император Николай II нең Сенатка тапшырган «Дин иреген тану башлангычларын ныгыту турында»гы Фәрманы (1905 ел, 17 апрель) нигезендә административ ысуллар белән православие динендә көчләп тоту бетерелгәннән соң, миссионерлар кыен шартларда кала. Шуңа карамастан, чиркәү һәм дәүләт христианлаштыру курсыннан баш тартмый. 1910 елда Казанда узган Миссионерлар съезды христианлаштыруны алга таба да таратуда Ильминский системасы иң отышлы ысул дигән нәтиҗә чыгара; шул ук елда дәүләт идарәсе оешмалары тарафыннан рус булмаган милләтләр яшәгән төбәкләрдә ислам дине йогынтысына каршы тору чаралары эшләнә (кара «Идел буе төбәгендә мөселман татарлар йогынтысына каршы чаралар күрү өчен җыелган махсус киңәшмә»).

1917 елдан соң миссионерлык эшчәнлеге туктатыла.

1990 елларда епархияләрдә миссионерлык бүлекләре яңадан торгызыла, ләкин Рус православие чиркәве Уставы буенча аларның эшчәнлеге башка конфессияләргә каршы түгел, бәлки чиркәү йогынтысыннан читләшкәннәрне үзенә тартуга һәм сектантлыкка каршы торуга юнәлтелә.

Әдәбият           

Малов Е.А. О Новокрещенской конторе. К., 1878;

Можаровский А.Ф. Изложение хода миссионерского дела по просвещению Казанских инородцев с 1552 по 1867 годы. М., 1880;

Харлампович К.В. Казанские новокрещенские школы (К истории христианизации инородцев Казанской епархии в XVIII в.). К., 1905;

Григорьев А.Н. Христианизация нерусских народностей как один из методов национально-колониальной политики царизма в Татарии. С половины XVI в. до февраль 1917 // Материалы по изучению Татарии. К., 1948. Вып. 1;

Ислаев Ф.Г. Православные миссионеры в Поволжье. К., 1999;

шул ук. Ислам и православие в России: От конфронтации к веротерпимости, век XVIII. М., 2005;

Ногманов А.И. Татары Среднего Поволжья и Приуралья в Российском законодательстве второй половины XVI–XVII вв. К., 2002.

Автор — А.В.Климин