Эчтәлек

Зөя авылында Троицкий чиркәве. 1551 ел

Хәзерге фото

Казан җирендә беренче православие чиркәүләре барлыкка килү вакыты билгеле түгел; биредә православие Казан ханлыгын Рус дәүләте яулап алганнан (1552) һәм Казан епархиясе төзелгәннән соң (1555) киң тарала башлый һәм шуннан соңгы елларда җирле төп халыклар (татар, мари, чуаш һ.б.) җирләренең православие динендәгеләр тарафыннан колонияләштерелүе барышында дәвам итә.

Үзенең чиркәве, руханилары һәм халкы булган иң түбән чиркәү берәмлеге — чиркәү приходы — рус православие чиркәвенең башлангыч звеносы. Приходлар, гадәттә, ир-ат җенесеннән чиркәүгә йөрерлек 500–700 кеше булганда ачыла, гомуми җыелыш хуҗалык эшләрен алып бару өчен приход попечительлеге әгъзаларын һәм чиркәү старостасын сайлый. Чиркәү приходлары округларга, ә алар епархияләргә берләшәләр. Епархияне патриархка буйсынган архиерейлар (епископлар, архиепископлар һәм митрополитлар) җитәкли. Шәһәрнең төп храмы собор дип атала; дини йола-хезмәтләре архиерей тарафыннан үтәлә торган храм кафедраль собор дип йөртелә. Уку йортларында, клиникалар, картлар һәм ятимнәр йортларында, хастаханәләрдә һ.б. йорт чиркәүләре була (1917 елдан соң бетерелә; 1990 еллардан соң тергезелә).

Пётр I хакимлек иткән чорга кадәр (XVIII йөз башы) руханиларга мәгариф эшчәнлеге йөкләнә, монастырьлар һәм соборлар карамагында мәктәпләр барлыкка килә; соңрак, чиркәүләрдә имана салымы түләүче катлам балалары өчен башлангыч уку йортлары — чиркәү-приход мәктәпләре ачыла. Храмнар һәм чиркәү руханилары диндарлар биргән ирекле хәерләр, христиан дине йолаларын башкару керемнәре, шулай ук шәмнәр, һ.б. дини кирәк-ярак сатудан кергән акчалар хисабына тотыла.

Чиркәү биналары хач, тормыш һәм кояш яктылыгы символлары белән очланганнар; интерьерлар дини темаларга багышланган дивар бизәкләре белән бизәлгәннәр (кара Нәкышь сәнгате, Фреска).

Православие храмы өч өлешкә бүленә: алгы өлеш — ишек алды (притвор); урта өлеш — гадәттә, баганалар белән чикләнгән озынча бүлмә (неф); алтарь (дога уку урыны); алтарь чиркәүнең көнчыгыш өлешендә урнаша. Болардан тыш, чаң каланчасы, аш-су (трапеза) бүлмәсе, гыйбадәт киемнәре һәм чиркәү кирәк-яраклары саклана торган бүлмә (ризница) һ.б. бар. Чиркәүнең алгы өлешендә — ишек алды каршында христиан дине кабул итәргә әзерләнүчеләр һәм тәүбә итүчеләр өчен билгеләнгән ачык мәйданчык (паперть) бар. Чиркәүнең ян-ягында янкормалар — өстәмә алтарьлар булырга мөмкин. Алтарь — храмдагы үзәк, калку, хәер бирә торган изге урын. Анда йола үткәрү өчен биек өстәл (престол) куела. Алтарь бүлмәнең башка өлешеннән иконостас белән бүлеп алына. Бүлмә тактасына өч ишек уела; уртадагы, ике якка ачылмалысы, «патша капкасы», биек өстәлгә илтә. Иконостас алтарьның нефтагы дәвамы булып саналган калку урынга — күперчеккә куела. Күперчекнең урта өлешендәге чыгынтыга — амвонга басып Инҗил укыла һәм вәгазь сөйләнә. Чиркәүнең төньяк һәм көньяк диварлары буендагы күперчекләргә гыйбадәт вакытында дини җырлар башкаручы хор өчен мәйданчык — клирос эшләнә. Дини йолалар православие дине кануннары нигезендә башкарыла.

Христиан динендә төп табыну әйберләренең берсе — икона — махсус традицион кагыйдәләр нигезендә, дини сюжетларны символик сурәтләүче образ, нәкышь сәнгате әсәре. Казанда беренче иконалар Иван IV тарафыннан җибәрелә (Октябрь революциясенә кадәр Благовещение соборында сакланалар). 1579 елда табылган Казан Мәрьям Ана иконасы Бөтенроссия изге иконасы булып әверелә. XVI йөзнең 2 нче яртысыннан Казанда икона язу сәнгате үсеш ала. Казан епархиясенә беренче икона язучылар Иван Грозныйның хатыны патшабикә Анастасия боерыгы буенча килә (XVI йөз).

Казан епархиясе соборларында һәм чиркәүләрендә гыйбадәт кылу өчен гамәли-бизәлеш сәнгатенең күпсанлы сәнгать әсәрләре туплана: шәрекъ парчасына эре энҗеләр, кыйммәтле асылташлар һәм фирүзә белән чигелгән ризалар, ефәк, көмеш һәм алтын җепләр белән чигелгән япмалар, алмаз, зөбәрҗәт, якут белән бизәлгән инҗилләр, алтыннан һәм көмештән җепкыр, чүкү һәм корлау ысулы белән бизәлгән чиркәү җиһазлары — барысы да «Казан көмешчеләре» хезмәтләре. Казан чиркәүләре интерьерларында агачка уеп ясалган бизәкләр кулланыла.

Җирле осталар тарафыннан барокко стилендә башкарылган Петропавел соборы (1726 елда төзелгән) иконостасы купшылыгы белән аерылып тора. Чиркәүләрнең архитектур корылышында ташны кисеп бизәк төшерү алымы башкару осталыгының иң камил дәрәҗәсенә үсеп җитә (Раифа Богородица ирләр монастыреның Троица соборы, Елантау монастыреның Успение чиркәве һ.б.).

Элек православие чиркәве берьюлы дини һәм иҗтимагый үзәк булып санала. Әйтик, Казан Богородица монастыреның Крестовоздвижение чиркәвендә нәкышь һәм чигү остаханәләре, хастаханә, ятимнәр йорты, китапханә була. Казандагы иң ярлы чиркәүләрнең берсе саналган Евдокия чиркәвендә зур гына китапханә эшли. XX йөз башында Покров чиркәве китапханәсендә 2000 нән артык китап исәпләнә. Чиркәү китапханәләренә дин гыйлеме китаплары белән бергә Азбуковниклар, Гурий әлифбасы, шулай ук уку китаплары (мәсәлән, Козьма Индикопловның «Христиан топографиясе»нең тәрҗемәсе) алына.

Чиркәүләрдә мәрхүмнәрне искә алу китаплары — Синодиклар язып барыла. Безнең көннәргәчә берничә Синодик сакланып калган; Зөя каласының XVI йөзгә караган Успение соборындагы зур тарихи әһәмияткә ия Синодик христиан дине изгеләре Гурий һәм Герман исемнәре белән башланып китә, анда патша Иван Грозный тарафыннан һәлак булганнар турында да бар. Благовещение соборындагы XVII йөз Синодигында гыйбадәт вакытында искә алу өчен шулай ук «Казан патшалары»: Симеон — Ядегәр Мөхәммәт хан, Пётр Ибрагимович — ханзадә Ходайкол, Александр — Үтәмешгәрәй исемнәре дә күрсәтелгән. Синодиклар вафат булучыларның исемнәре белән һәрвакыт тулыландырылып торылган. Чиркәү китапханәләрендә XVI–XVII йөзләр кулъязма китаплары һәм иң беренче дөнья күргән байтак басмалар саклана.

Төбәктәге чиркәү архитектурасы рус дини корылмалары традицияләрендә үсеш ала. Беренче православие чиркәве башлап Зөя (Успение монастыре, 1551) һәм Казанда (1552) төзелә. XVI йөзгә караган агач корылмаларның күләм-планлаштыру структурасы бүрәнә конструкциясе һәм аның табигый параметрлары белән билгеләнә. Агач корылмаларда архитектураның төп үлчәме итеп бүрәнә яки уртача озынлыктагы борыс алына. Контур буенча турыпочмаклык ясаган һәм очларындагы уентык ярдәмендә тоташкан дүрт бүрәнә горизонталь урнашкан ниргә барлыкка китерә. Ниргәләр бер-берсе өстенә өелеп, бура барлык килә. Зур биналар төзегәндә теге яки бу тәртиптә берничә бура ялгана. Квадрат бура — дүрткырлык, сигез бүрәнәдән буралган сигез почмаклы бура сигезкырлык дип йөртелә. Бурап салынган корылмаларның мондый системасы келәт дип аталган бер катлы агач храмнарның нигезен тәшкил итә.

Татарстан территориясендә XVI йөзгә караган агач дини архитектурасы үрнәге Зөядә сакланып калган (кара Троица чиркәве). Борынгы рус чатыр храмнары архит-расына төрлечә ярашып урнашкан дүрткырлыклар һәм сигезкырлыклар һәм шулай ук югарыга таба кечерәйтеп өелгән ниргәләрдән гөмбәз ясаучы пирамидаль чатырлар хас.

Казандагы таштан салынган Благовещение соборы (XVI йөз) ТРда иң борынгы әвернә гөмбәзле храм санала.

XVII йөздә агач чиркәүләрнең күбесе урынына таш чиркәүләр торгызыла. Элек биек сигезкырлык һәм чатыр белән төгәлләнгән квадрат корылмадан гыйбарәт булган Никола-Гостинодворский чиркәвенең күләме зурайтыла, әмма XVI йөзгә хас архитектура сыйфатлары сакланып калына. XVII йөз архитектурасы узган чор алымнары белән үсүен дәвам итә, ләкин биналарның тышкы кыяфәтендәге декоратив формаларның артуы, детальләр һәм төсләрнең еш кулланылуы белән аерылып тора. XVII йөз архитекторлары чиркәүләрне кисеп-уеп эшләнгән тәрәзә йөзлекләре, кечкенә колонналар, а´ркалар һ.б. белән бизиләр. XVII йөз корылмалары фасадларының купшы һәм төрле образлардагы бизәлешен, гадәттә, «бизәкле стиль» дип атыйлар (мәсәлән, Казандагы Покров чиркәвенең чаң каланчасы).

XVII йөз азагы — XVIII йөз башында чиркәүләр барокко стиленнән барлыкка килгән декоратив төсмерләр белән баетыла; әйтик, XVII йөз Богоявление чиркәве (Казан) XVIII йөз уртасында рус бароккосы формаларында үзгәртеп корыла. Каймар авылындагы Кирилл-Белозерский чиркәве, Олы Кабан авылындагы Спас-Преображение чиркәве, Державин авылындагы Никола чиркәве шулай ук барокко стиле үрнәкләре булып тора.

XVIII йөзнең 2 нче яртысы — XIX йөзнең 1 нче яртысында чиркәүләр архитектурасында ордер формаларын куллануга корылган классицизм стиле таралыш ала. Алабуга шәһәрендәге Никола чиркәве, Чистайдагы Никола соборы төбәктә классицизм стилендәге иң яхшы дини архитектура үрнәкләре булып саналалар. Царицын авылындагы Казан Богородица чиркәве ампир стилендә (классицизмның бер төре) төзелгән. XIX йөз — XX йөз башларындагы дини храмнарның күпчелеге эклектика стилендә корылган.

1917 елда Казан епархиясендә 794, Казанда 100 гә якын чиркәү исәпләнә.

Совет власте елларында чиркәү төзелеше алып барылмый, православие чиркәвеләренең күпчелеге сүтелә (1989 елда Татарстанда барлыгы 11 чиркәү эшли). XX йөз азагы — XXI йөз башында чиркәүләр кабат төзелә башлый, сакланып калган храмнар тергезелә, 2012 елда республика территориясендә 300 гә якын чиркәү эшли (кара Казан епархиясе).

Әдәбият

Заринский П.Е. Очерки Древней Казани, преимущественно XVI в. К., 1877;

Казанский сборник статей архиепископа Никанора (Каменского). К., 1909;

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982;

Бартенев И.А., Батажкова В.Н. Очерки истории архитектурных стилей. М., 1983;

Республика Татарстан: Православные памятники. К., 1998;

Православная Казань. К., 2011;

Черенков А.В. Православные храмы — памятники Татарстана: Фотоальбом. К., 2012.

Автор — А.В.Гарзавина