Казан-Богородицк чиркәве (иске обряд чиркәве). 1906-1910 еллар

Хәзерге фото. Казан

1906–1910 елларда иске дин тарафдары сәүдәгәр И.С.Гребенщиков васыять итеп калдырган акчага төзелә.

Бер гөмбәзле, чаң манарасы ишек өстендә урнашкан, куб формасындагы зур булмаган чиркәү. Ул кирпеч салуда ясалма рус һәм төрле стильдәге бизәкле формаларның бер-берсенә ярашуы белән аерылып тора. Турыпочмаклы апсиданың киңлеге чиркәү күләменә тигез диярлек. Бинаның төньяк һәм көньяк фасадларында ялган куышлар бар; фасадларның югары өлешендәге тәрәзәләр өстендә Богородица һәм Гайсә пәйгамбәрнең мозаик сурәтләре ясалган. Чиркәү 8 тәрәзәле якты, түгәрәк барабан өстендәге суганбашсыман гөмбәз белән очланган. Алтарь чыгынтысы өстендәге һәм чаң манарасындагы кечкенә гөмбәзләр тар, сукыр тәрәзәле барабаннарга урнаштырылган. Манараның төрле зурлыктагы 10 чаңын приход халкы монастырь ябылганнан соң да саклап калган. Элек чиркәү Поморлар килешүендәге попсыз иске дин тарафдарлары җәмәгатенә караган.

Гыйбадәт кылу 1920 еллар башына кадәр, чиркәү ябылганчы дәвам итә. 1930 еллардан соң бинага төрле оешмалар урнаша. 1989 елда ул Рус православиесенең иске дин тарафдарлары чиркәвенә тапшырыла һәм Казан Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә Мәскәү һәм бөтен Русь митрополиты Алимпий (Гусев) тарафыннан изгеләштерелә. Чиркәүгә 1948 елдан Ново-Песчаный урамындагы дини җәмәгатьнең гыйбадәт кылу йортында сакланган борынгы иконалар, китаплар һ.б. чиркәү җиһазлары күчерелә. Шулай ук Покров соборы ябылганнан соң, ТР Сынлы сәнгать музеенда сакланган иконалар кире кайтарыла. Иконостас 1990 елларда борынгы рус традицияләренә туры китереп эшләнә.

Хәзер Казан Богородица чиркәве Казан-Вятка епархиясе кафедраль соборы ролен үти.

Автор – О.В.Ерёгин