Эчтәлек

Документларда һәм әдәбиятта шулай ук  Казан хатын-кыз руханилар училищесе һәм Казан дини катлаудан булган кызлар училищесе буларак билгеле.

Дини гаиләдән булган кызлар өчен Россиядә 10 округта училище ачу турында император Николай I нең 1852 ел Фәрманы нигезендә 1853 елда ачыла. Казан, Вятка һәм Пермь губерналарының дин әһелләре кызлары өчен төзелә. Училищегә кабул итү конкурс нигезендә үткәрелә, укый-яза һәм арифметика нигезләрен белү таләп ителә. Башта укыту срогы 5 ел була. 1868 елдан училище епархия училищеләре уставы буенча эшли башлый, әмма алардан аермалы буларак, Синодка буйсына һәм аерым кешеләрнең акчасы хисабына тотыла (С.А.Браницкая васыяте буенча). 1880 елдан училище составында педагогик сыйныф эшли.

Үз бинасы була.

Әдәбият

Известия по Казанской епархии. 1867–1917;

Исхакова Р.Р. Педагогическое образование в пореформенной России. Казанская губерния. К., 1999.                  

Автор – Е.В.Липаков