Эчтәлек

Христиан җәмгыятен берләштерә торган гомуми күренеш булып Иисус Христоска ышану тора. Христиан дине өйрәтмәләренең чыганаклары — Изге язма (Библия) һәм Изге риваять.

Христианлык I йөздә яһүдиләр яшәгән тирәлектә барлыкка килә, тиз арада Урта диңгез буенда яшәүче халыклар арасында таралыш ала.

Аерым догмаларны төрлечә аңлату нәтиҗәсендә XI йөздә христианлык православиегә һәм католиклыкка аерыла.

XVI йөздә католиклыкта протестанлык, XVII йөздә православиедә иске дин тарафдарлары барлыкка килә.

XVII йөздән протестанлыкта яңа юнәлешләр — баптистлык, адвентистлык, пятидесятниклык һ.б. пәйда була.

Татарстанда христианлыкның православие юнәлеше өстенлек итә, шулай ук католиклык, лютеранлык һ.б. протестанлык агымнары вәкилләре дә яши.

Әдәбият

Карташев А.В. Очерки по истории Русской Церкви: В 2 т. М., 1991; 

Христианство: В 3 т. М., 1993–95.