- РУС
- ТАТ
(грекчадан epīskopos – күзәтеп торучы, сакчы), христиан (православие, католик, англикан) чиркәвендә чиркәү округы (епархия, диоцез) белән идарә итүче югары дәрәҗәле рухани
Епископ турында беренче мәгълүматлар II йөз башына карый («Игнатий Антиохийский хәбәрләре»).
IV йөздән епископлар арасында иерархия барлыкка килә: алар патриархлар, митрополитлар (шуларның бер төркеме архиепископлар) һәм епископларга бүленә.
Киев Русенда епископлар X йөздә барлыкка килә. 1448 елга кадәр аларны бөек кенәзләр билгели, Константинополь патриархлары раслый, соңрак бу хокук православие руханиларына күчә.
Епископлар Казан епархиясе белән 1738–1762 елларда һәм, бүленүләр белән, 1917–1996 елларда идарә итәләр.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.