Эчтәлек

Ислам библияне Изге Китап буларак таный, ләкин аңа мөрәҗәгать итми.

Библия Иске Гаһед (Ветхий Завет) һәм Яңа Гаһед (Новый Завет) дип аталган ике өлештән тора. Беренчесе христиан дине барлыкка килгәнче үк язылган китапларны берләштерә, ул безнең эрага кадәр III йөздә формалашып җитә. Иске Гаһед 3 бүлектән гыйбарәт. «Канун» (яһүдчә – Тора) дип аталган беренче бүлеккә Муса пәйгамбәрнең 5 китабы, икенче – «Язмалар» («Писания») бүлегенә яһүд халкының борынгы тарихын бәян итүче 13 китап керә, өченче – «Зәбур» («Псалтырь») бүлегендә христианнарда һәм яһүдиләрдә гыйбадәт кылуның мөһим бер өлеше булып торган дини шигырьләр тупланган. Иске Гаһед унбер яһүд пәйгамбәренең ачышлары бәян ителгән «Пәйгамбәрләр» китабы белән йомгаклана. Яһүдиләр Иске Гаһеднең яһүд телендәге текстын изге дип саныйлар. Христианнар исә безнең эрага кадәр II йөздә Александрия шәһәрендә тәрҗемә ителгән грек телендәге текстны (аның төзелеше һәм тексты яһүдиләрнекеннән бераз аерыла) кануни дип таныйлар. Иске Гаһед латин, борынгы славян һ.б. телләргә нәкъ менә грек теленнән тәрҗемә ителә. Яңа Гаһед фәкать христианнарда гына изге булып санала. Ул 27 китаптан – Гайсанең тормышы һәм тәгълиматы, Изге Хәвариюннар (апостоллар) гамәлләре бәян ителгән 4 Инҗилдән (Евангелие; мәгънәсе – «изге хәбәр»), Хәвариюннарның 21 хатыннан һәм Иоанн Богослов ачышыннан гыйбарәт. Яңа Гаһеднең тексты грек телендә язылган.

Рус православие чиркәве библиянең IX йөздә Кирилл һәм Мефодий тарафыннан тәрҗемә ителгән борынгы славян телендәге текстын файдалана. Христиан динендәге башка милләт вәкилләре үз телләренә тәрҗемә ителгән библияне кулланалар. Библияне рус теленә XIX йөз башында тәрҗемә итә башлыйлар. 1810 елларда Яңа Гаһед тәрҗемә ителә. Шулай да аның 1860–1870 еллардагы тәрҗемәсе – «Синодаль» гына чиркәү тарафыннан рәсми рәвештә раслана, аны рус протестантлары да куллана.

Библиянең төрле китапларын татар теленә тәрҗемә итү омтылышы күп тапкырлар ясала. 1785 елда кенәз А.Шейдяков Матфейга иңгән Инҗилне тәрҗемә итә, ләкин ул чиркәү җитәкчелеге тарафыннан хуплау тапмый. 1803–1805 елларда, патша Александр I күрсәтмәсе белән, Исхак Хәлфин митрополит Платонның (Левшинның) библиядән күпсанлы өзекләр кергән Катехизисын тәрҗемә итә. Ул гарәп сүзләрен күп куллана, библия персонажларын Коръәндәге исемнәре белән атый. Ихтимал, шул сәбәпле басма киң таралмый.

1818 елда миссионер Джон Митчелл һәм Әстерхан рухание Дмитрий Лебедев тәрҗемәсендә «Зәбур», 1820 елда Яңа Гаһед тулысынча татар телендә басылып чыга һәм киң таралыш ала. 1824 елда библияне тәрҗемә итүне һәм бастыруны финанслаучы Библия җәмгыяте ябыла һәм бу юнәлештәге эшләр туктала. 1832 елда Казан руханилар семинариясе укытучысы, рухани Дмитрий Анисифоровның библиядән күләмле өзекләр кертеп татар телендә (гарәп имлясы белән) язылган «Христиан дине тәгълиматы нигезләре» («Начатки христианского учения») дигән китабы басылып чыга.

Библияне татар теленә тәрҗемә итүнең яңа этабы 1847 елда Николай I Фәрманыннан башлана. Составына шәркыятьче галимнәр Г.К.Казимбәк, Г.С.Саблуков, Н.И.Ильминский кергән махсус комиссия төзелә. 1851 елда Г.К.Казимбәк тарафыннан һәм Н.И.Ильминский катнашында тәрҗемә ителгән Иоанн Златоуст Литургиясе, причащение кануны, причащение догалары, 1852 елда Г.С.Саблуков тәрҗемәсендә (Н.И.Ильминский төзәтмәләре белән) Догалык (Часослов) текстлары әзерләнә. Әлеге гыйбадәт китапларына библиядән бик күп өзекләр кертелә. Соңрак Яңа Гаһед тулысынча татар теленә тәрҗемә ителә: Инҗил тәрҗемәсе (1855) – Г.К.Казимбәк, Апостол тәрҗемәсе (1860) Г.С.Саблуков тарафыннан эшләнә. 1868 елда Казан рухание А.Д.Ясницкий тәрҗемәсендә «Зәбур» басылып чыга. Шуннан соңгы тәрҗемәләр, башлыча, Н.И.Ильминский исеме белән бәйле. Ул гарәп теленнән кергән сүзләрдән һәм Коръәннән алынган исем-атамалардан баш тарта. Текстлар Н.И.Ильминский тарафыннан керәшен татарлар өчен кириллицага нигезләнеп төзелгән алфавит белән гади халыкка аңлаешлы телдә басыла. 1863 елда – Бытие китабы, 1864 елда – Сирах улы Гайса Китабы (канунлаштырылмаган), 1866 елда – Матфейга иңгән Инҗил, 1891 елда «Псалтырь» («Зәбур») һәм Инҗил тулысынча басылып чыга. Тәрҗемәләр Н.И.Ильминский тарафыннан В.Т.Тимофеев белән берлектә башкарыла. 1907 елда Т.Е.Егоров һәм Р.П.Даулей тәрҗемәсендә Изге Хәвариюннарның гамәлләре китабы нәшер ителә. Е.А.Малов гарәп шрифты белән татар телендә басылган «Библия һәм Коръән тәгълиматлары Адәм турында» (1885), «Библия һәм Коръән тәгълиматлары Муса кануннары турында» (1889), «Библия һәм Коръән тәгълиматлары Ибраһим турында» (1908) дигән китапларында шулай ук Иске Гаһеднең беренче китаплары тәрҗемәләрен тулысынча диярлек китерә, Инҗилдән күләмле өзекләр бирә. 1990 елларда Казан епархиясе Н.И.Ильминский, В.Т.Тимофеев тәрҗемәсендәге Инҗил һәм «Зәбур» китапларын, 2000 елда Хәвариюннар хатларының яңа тәрҗемәсен бастырып чыгара. Православие чиркәве белән беррәттән протестантлар да библияне татар теленә тәрҗемә итү юнәлешендә эш алып баралар. Библияне тәрҗемә итү институты (Стокгольм) тарафыннан 1972 елда Инҗил һәм «Зәбур» (Н.И.Ильминский тәрҗемәсенә нигезләнеп), 1985 елда – яңа тәрҗемәдәге Инҗил һәм Изге Хәвариюннарның гамәлләре, 1995 елда – Иоаннга иңгән Инҗил, 2000 елда Яңа Гаһед тулысынча нәшер ителә. Православие чиркәве – Н.И.Ильминский тарафыннан төзелгән алфавиттан (кара: Ильминский алфавиты), протестантлар хәзерге татар алфавитыннан файдалана.

ТРда библияне һәм аның аерым бүлекләренең тарихи һәм сәнгати әһәмияткә ия булган күп кенә текстлары, шул исәптән: Казан университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә: 1501 елда Казанда язылган әрмән Инҗиле кулъязмасы, Иван Фёдоров «Апостол»ы (1564, Россиядәге басылган елы күрсәтелгән беренче басма китап); ТРның Милли музеенда XIV йөз ахыры Тверь Инҗиле (пергаментка язылган кулъязма); «Острог» Библиясе (1581, славян телендәге беренче тулы басма текст), Ефрем Инҗиле (1606, басма, кулдан эшләнгән уникаль рәсемнәр белән бизәлгән) саклана.

Әдәбият

Ильминский Н.И. Опыт переложения христианских вероучительных книг на татарский и другие инородческие языки в начале текущего столетия. Казань, 1883;.

Знаменский П.В. О татарских переводах христианских книг. Казань, 1894.

Прокопьев К.П. Переводы христианских книг на инородческие языки в первой половине XIX века. Исторический очерк. Казань, 1904.

Автор – Е.В.Липаков