Архи... һәм грекчадан mandrites – монастырь.

V йөздән Грециядә, 1174 елдан Русиядә архимандритлар иң эре монастырьлар белән җитәкчелек итәләр. XVIII йөздән бу дәрәҗә рухани уку йортларының (семинарияләр, академияләр) ректорларына һәм профессорларына да бирелә.

Казан епархиясендә Казандагы Спас-Преображение һәм Зөядәге Успение монастырьлары белән архимандритлар җитәкчелек итә. Казан епархиясендә беренче архимандритлар – Варсонофий һәм Герман.

Кагыйдә буларак, архимандритлар епископ дәрәҗәсе алу өчен беренче кандидат булып торалар.