- РУС
- ТАТ
Тикшеренүләрнең бурычларыннан чыгып, зоологияне түбәндәге төп тармакларга: систематика, морфология, физиология, эмбриология, хайваннар экологиясе, зоогеография, палеозоология һәм башкалар; тикшеренү объектлары буенча умырткасызлар зоологиясенә һәм умырткалылар зоологиясенә, тагын да бүлеп, энтомология, ихтиология, герпетология, орнитология һәм башкаларга аералар.
Фән буларак, Борынгы Грециядә барлыкка килгән зоология 500 гә якын хайван төрен аерган, аларны классификацияләү буенча беренче омтылыш ясаган Аристотель исеме белән бәйле (безнең эрага кадәр 384-322 еллар).
Яңарыш чорында зоология шактый үсеш ала. XVI–XVII йөзләрдә хайваннарның күптөрлелеге, аларның төзелеше, яшәү рәвеше турында белемнәр туплана; микроскоп уйлап табылгач, микроскопик хайваннар дөньясы ачыла.
Хайваннар дөньясының хәзерге системасына нигез XVII йөз ахыры – XVIII йөзнең беренче яртысында, барыннан да элек хайван төрләре исемнәренә икеләтелгән номенклатура кертүче К.Линней (1707–1778) хезмәтләрендә салына.
Табигать турындагы башка фәннәр кебек үк, Россиядә зоология үсешенә император Пётр I нең яңалыклар кертүе, аерым алганда, Россиядә беренче зур музей-Кунсткамера һәм 1724 елда Петербург Фәннәр Академиясенә нигез салыну, аннары Казан губернасында оештырылган академия экспедицияләре (П.С.Паллас һ.б.) этәргеч бирә.
Татарстан территориясендәге хайваннар дөньясы турындагы беренче мәгълүматлар П.И.Рычковка карый («Оренбург губернасының топографиясе», «Топография Оренбургской губернии», ч.1-2, СПб., 1762).
XIX йөздә Казан университеты Россиянең Европа өлеше көнчыгышындагы хайваннар дөньясын фәнни тикшерү үзәгенә әверелә. 1806 елда К.Ф.Фукс анда зоологияне укыта башлый һәм зоология музее нигезен тәшкил итүче зоология коллекциясен җыю эшенә керешә. Соңрак хәзерге вакытта төп 5 фәнни юнәлешкә бүленгән Казан зоология мәктәбе барлыкка килә.
Эволюцион-морфология юнәлешенең башында умырткалы һәм умырткасыз хайваннарның эмбриологик һәм физиологик үсеш закончалыкларын чагыштырма өйрәнүгә нигез салучы А.О.Ковалевский (бу төркемнәрнең эволюцион якынлыгын исбатлый һәм умырткасызларның фагоцитар органнарын ача), В.В.Заленский (хезмәтләре умырткасызлар һәм балыклар нерв системасының чагыштырма эмбриологиясенә карый), Э.А.Мейер (диңгезләр фаунасын һәм боҗралы суалчаннар эмбриологиясен тикшерә), Казан зоолог-морфологлар мәктәбенә нигез салучы, университетның зоотомия кабинетын оештыручыларның берсе М.М.Усов (балыкларның, сүрүлеләрнең, башаяклы моллюскларның нерв системасын тикшерү белән шөгыльләнә) торалар.
XIX йөз ахырыннан бу юнәлешне: морфологияне, планарияләрнең һәм турбеллярияләр систематикасын өйрәнүче И.П.Забусов; соңрак хайваннар морфологиясендә экологик-функциональ юнәлешкә нигез салучы һәм күп күзәнәкле хайван типлары берләшмәләрен анализлау алымын эшләүче Н.А.Ливанов; 1970 еллардан – электрон микроскопия алымын кулланып, А.И.Голубев җитәкчелегендәге умырткасызлар зоологиясе кафедрасы хезмәткәрләре үстерәләр.
Тетраподология фәнни юнәлеше (җир өсте умырткалы хайваннарын өйрәнү) тарихы XIX йөзнең 1 нче чирегендә Э.И.Эйхвальд һәм Э.А.Эверсман хезмәтләре белән башлана. Соңгысының «Оренбург өлкәсенең табигый тарихы» («Естественная история Оренбургского края») хезмәте – ландшафт географиясе өлкәсендә фундаменталь (ч.1, Оренбург, 1840) һәм шулай ук төбәктәге имезүчеләр һәм кошлар фаунасы буенча беренче җыентык була (ч. 2, 1850; ч. 3, 1866). 1860 еллар ахырыннан тикшеренүләрне орнитолог һәм зоогеограф М.Н.Богданов (Н.П.Вагнер белән бергә 1869 елда Казан университеты каршында Табигыятьчеләр җәмгыятенә нигез сала) һәм 25 ел буе Казан губернасы һәм башка төбәкләр фаунасын өйрәнгән М.Д.Рузский дәвам иттерә.
1920 еллардан соң бу юнәлешне А.А.Першаков һәм аның күпсанлы шәкертләре һәм тарафдарлары – Татарстанның, Урта Идел, Урал буе төбәкләренең умырткалы хайваннар фаунасын, биологиясен, аларны нәтиҗәле куллану, саклау һәм торгызу мәсьәләләрен өйрәнүне эколог-тетраподологлар И.С.Башкиров, Д.И.Асписов, Н.Д.Григорьев, В.П.Теплов, В.И.Тихвинский, И.В.Жарков, В.А.Попов, соңгысының шәкертләре һәм хезмәттәшләре: Н.П.Воронов, Ю.К.Попов, Г.П.Приезжев, Т.М.Кулаева, В.И.Гаранин, Ю.Е.Егоров, Ю.Т.Артемьев, В.Г.Ивлиев, Ә.С.Әюпов, П.К.Горшков, Ю.А.Горшков һәм башкалар дәвам иттерәләр. Имезүчеләр, кошлар, амфибияләр турында басмалар чыга (кара Хайваннар дөньясы).
XIX йөз ахырыннан Казан университетында А.А.Остроумов эшчәнлеге нәтиҗәсендә гидробиология юнәлеше формалаша башлый. 1916 елда Зөя елгасы тамагы янында ун-тның зоология станциясе оештырыла (кара «КДУ зоостанциясе»). Ихтиофауна һәм балык ресурсларын нәтиҗәле файдалану (М.Е.Макушок, А.Я.Недошивин, А.В.Лукин), Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының экосистемасы формалашу процесслары (А.В.Лукин, В.А.Кузнецов, А.А.Попов, Ю.М.Махотин, Э.П.Цыплаков һ.б.), диңгез һәм төче су умырткасызларының фауна һәм биоэкология аспектлары (В.В.Изосимов, Х.М.Корбангалиева, Н.А.Порфирьева, Р.Я.Дыганова һ.б.) өйрәнелә.
Төбәктәге җир өсте умырткасызларын беренче өйрәнүләр XIX йөзнең 2 нче яртысына һәм XX йөз башына карый. Умырткасызларда педогенез күренеше ачыла (Н.П.Вагнер, 1862), зоологиянең һәм энтомологиянең гомуми мәсьәләләре (Н.М.Мельников), урман корткычлары (Н.В.Шмелёв) өйрәнелә. 1905–1907 елларда М.Д.Рузскийның 2 кисәктән торган «Россия кырмыскалары» («Муравьи России») монографиясе басыла. 1950 еллардан СССР ФА Казан филиалының Биология институтында туфрак зоологиясе – туфрак умырткасызларының фаунасы, зоогеографиясе, саны, әһәмияте (М.М.Алейникова, Н.М.Утробина, Т.И.Артемьева), Казан унститутында мицетобионтлар – гөмбәләрдә яшәүчеләр буенча (А.Б.Халидов) өйрәнүләр үткәрелә башлый.
М.И.Волкованың төбәктәге парканатлы канэчкечләр фаунасын һәм экологиясен тикшеренүләреннән соң паразитология фәнни юнәлеше туа (1940 еллар). Борчалар (И.В.Назарова, 1981 ел), иксод талпаннары (В.А.Бойко һәм башкалар, 1982 ел), вак имезүчеләр эктопаразитлары (И.В.Назарова, В.И.Борисова, 1992 ел), кошлар эктопаразитлары (ред. В.А.Бойко, 1991 ел), кеше һәм хайваннарда урынлы-табигый авыруларның паразит комплекслары трансформациясе (редактор В.А.Бойко, 2001 ел) буенча басмалар, шулай ук хайван эндопаразитлары турында күпләгән хезмәтләр басыла (В.Г.Эвранова, В.Л.Вагин, О.Д.Любарская, М.И.Смирнова, Ф.Г.Соколина һ.б.).
Зоология хайваннар дөньясын саклауда һәм файдалануда, авыл хуҗалыгы һәм урман культураларына зыян салучы, кеше һәм хайваннарда куркыныч авырулар китереп чыгаручы төрләрнең санын җайга салу ысулларын эшләүдә фәнни нигез булып хезмәт итә. Ул медицина, ветеринария, авыл хуҗалыгы белән тыгыз бәйләнгән; аның кайбер бүлекләре паразитология, гидробиология һам башкалар кебек комплекслы фәннәрнең состав өлешенә керә. Татарстанда зоологик тикшеренүләр, нигездә, Казан университетында, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе каршындагы Экология һәм җир асты байлыклары проблемалары институтында, Бөтенроссия фәнни-тикшеренү ветеринария институтында, Казан ветеринария медицинасы академиясендә, Татар гуманитар-педагогика университетында, Идел-Кама табигать саклаулыгында, тармак учреждениеләрендә алып барыла.
Остроумов А.А. К истории зоологического кабинета Казанского университета // Ученые записки Казанского университета. 1926. Т. 86, кн.1;
Шмидтов А.И. Кафедра зоологии позвоночных // Ученые записки Казанского университета. 1960. Т. 120, кн.3.
Авторлар – В.И.Гаранин, В.А.Бойко
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.