Озынлыгы 0,5-4 мм, бөкре гәүдәле, хортумчыгы озын, канат өсте тимгелле. Якынча 4 мең төре билгеле, Россиядә 160 лап төре теркәлгән.

Киң таралганнар. Алар аеруча тайга һәм урман зоналарында күп. Зур елга үзәннәре һәм дельталары, сазлыклы урман территорияләре, картайган, ауган агачлары күп булган аз үзләштерелүче, черүче түшәлмәле урманнар гадәти тереклек итү урыны булып тора.

Татарстан территориясендә юешчәләр билгеле бер тирәлектә очрый: Иж һәм Вятка (Көнчыгыш Кама алды) елгаларының Кама-Ык (Көләгеш түбәнлеге) һәм Агыйдел тугайларындагы тамагы өлешендә. Culicoides ыругыннан: С. stigma, C. pulicarius (чагар юешчә, яки чагар озынборынчык), С. Nubeculosus күпсанлы төрләр булып санала. Юешчәләр майдан сентябрьгә кадәр, караңгылы-яктылы вакытта яки төннең беренче яртысында активлар. Гадәттә, сезонга 1-2 буын җитлегә. Юешчәләр күкәй һәм личинка фазасында кышлыйлар.

Юешчәләрнең тешләве кешедә һәм хайваннарда көчле кычыту тудыра, алар күпләп һөҗүм иткәндә, йорт хайваннарының авырлыгы һәм сөт бирүчәнлеге кими.

Кешедә һәм хайваннарда төрле авыру (гемоспоридоз, омхоцероз, энцефалит, түләрәмә) кузгатучыларны таратырга мөмкиннәр.