500 дән артык төре билгеле.

Умырткалы хайваннарның эчәклегендә, личинкалары – умырткасызлар (кысласыманнар һәм бөҗәкләр), кайвакыт вак имезүчеләр тәнендә яши.

Гәүдәсе капчыксыман, озынлыгы 1 дән 65 см га кадәр. Гәүдәсенең очында хәрәкәтчән хортумчык, анда күп кенә кечкенә ыргаклар урнашкан. Тире-мускул капчыгы катлаулы төзелешле (кутикула, субкутикуляр катлау, гиподерма, боҗра һәм арткы буй мускуллар). Азыкны тәненең бөтен өслеге белән суырып осматик юл белән туена (мембраналы туену). Бүлеп чыгару системасы протонефридиаль типта. Нерв системасы хортумлы җиңсә эчендә урнашкан шарсыман яки озынча түгәрәк ганглийдан тора. Аерым җенеслеләр, күкәй салучылар.

Ыргакбаш паразитлыгыннан балык һәм кошлар, аеруча үрдәк кошлар интегәләр.

Акантоцефалёз авыруын тараталар. Кешегә зыяны тигән очраклар да билгеле.