Гәүдә төзелеше тибы буенча яфрагаяклы кысласыманнарны 3 төркемгә бүләләр: саңагаяклылар (Anostraca), калканкыслачыклар (Notostraca), кабырчыклылар (Conchostraca). Россиядә якынча 255 төре билгеле, шуларның 50 гә якыны – саңагаяклылар, 5 се – калканкыслачыклар, 200 гә якыны – кабырчыклы кысласыманнар.

Татарстан территориясендә яшәүче төрләрнең төгәл саны билгеле түгел.

Аеруча Branchipus stagnalis саңагаягы, язгы калканкыслачык (Lepidurus apus), җәйге калканкыслачык (Triops cancriformis), кабырчыклы кыслачыклар (Lynceus brachyurus һәм Cyzicus tetracercus) киң таралган.

Кайвакыт сирәк кенә Chirocephalus, Pristicephalus һәм Streptocephalus ыругы вәкилләре очрый. Кабырчыклыларның гәүдә озынлыгы 1-17 мм, калканкыслачыкларныкы – 4-5 см, саңагаяклыларныкы – 7 см га кадәр. Калканкыслачыклар сырт-корсак юнәлешендә яссыланып тора, саңагаяклылар ян-яктан кысылган, кабырчыклылар ике капкачлы хитинлашкан кабырчык эчендә; баш, күкрәк, корсак, бер пар җепсыман үсентесе булган фуркага бүленә. Башында төрле озынлыктагы һәм төрле функция үтәүче 2 пар антенна урнашкан. Алар хәрәкәт итү (кабырчыклылар), парлашу вакытында ана затны эләктерү һәм ычкындырмау өчен (саңагаяклылар) хезмәт итәләр. Күзләре утырма яки хәрәкәтчел сабакчыкларда урнашкан. Күкрәге яфраксыман аяклы 11-32 сегменттан тора (исеме шуннан). Башлыча, аталанмаган күкәйләр ярдәмендә үрчи, алар кибүне һәм туңуны җиңел кичерәләр, тереклек сәләтен 7-9 ел саклыйлар.

Яфрагаяклы кысласыманнар, нигездә, вакытлыча гына хасил булган зур булмаган сулыкларда яшиләр, микроскопик суүсемнәр, суны фильтрлау юлы белән вак органик кисәкчекләр (саңагаяклылар һәм кабырчыклылар) белән туеналар, калканкыслачыклар шулай ук умырткасыз хайваннарга, чукмарбашларга һәм балык маймычларына һөҗүм итәләр, шул сәбәпле буа балыкчылыгына зыян китерәләр.