Якынча 40 мең төре, Россиянең Европа өлешендә – 1,4 меңгә кадәр, Татарстан территориясендә 300 гә якын төре билгеле.

1 см га кадәр озынлыктагы кыска юан, сирәк кенә озынча гәүдәле кечкенә яки уртача зурлыктагы коңгызлар, мыекчаларының озынлыгы гәүдәсенең яртысы кадәр, барлык аякларының 3 нче буынтыгы ике калаклы яки уемтылы. Гәүдәсе төрле, еш кына металлсыман төсмерле ачык төстә. Үсемлекләр белән туеналар. Коңгызлар, гадәттә, яфракларда, чәчәкләрдә, ара-тирә туфракта очрый. Личинкалары тышкы тирәлекнең төрле шартларында тереклек итә.

Күпчелеге ачык ландшафтларда яши һәм яфраклар белән туена, күбесе (кайбер Galerucinae, Halticinae) тамырларда – туфракта җитлегә, кайберләре – яфрак тукмаларында, ботакларның үзәгендә (кайбер Halticinae) яки су асты үсемлекләрендә (Donaciinae) җитлегә.

Башка төрләренең личинкалары туфракта, үзләренең кипкән экскрементларыннан ясалган каты тышчаларда яши һәм үсә барган саен алар аны зурайталар, үсемлек детритлар белән туеналар (Cryptocephalinae, Clirinae). Күпчелек ачык яшәүче личинкаларның гәүдәләренең ян-якларында тынычсызланганда сары-җирән төстәге зәһәр исле гемолимфа бүлеп чыгара торган махсус бизләр бар. Личинкалары, гадәттә, агулы һәм аларны кошлар ашамый. Мондый саклану реакциясе ачык яшәүче олы затлар өчен дә хас. Курчаклану туфракта яки үсемлекләрдә, ара-тирә сабакларда яки яфракларда бара, курчагы кабыксыз яки кузыда. Күп кенә яфрагашарлар төрле культураларның корткычлары булып тора.

Аеруча АКШтан Европага кертелгән колорадо коңгызы (Leptinotarsa decemlineata Say.) билгеле.

Тополь (тирәк) һәм тал яфраклары белән туенучы тополь кызыл канатлы яфрагашары (листоед краснокрылый тополевый) (Меlаsоmа рорuli L.) һәм калканлы чөгендер коңгызы (Саssida nebulosa L.) киң таралган.

Наlticinae ассемьялыгыннан кечкенә гәүдәсе һәм сикерә торган арткы аяклары белән аерылып торучы күп кенә төрләре басу һәм яшелчә культураларына зыян китерә.