- РУС
- ТАТ
Чагыштырмача 15 ассемьялыкка: ук күбәләкләр, кимерүче ябалакчыклар, тасмачлар, металлсыман күбәләкләр, чын ябалакчыклар һәм башкаларга (кайберләренең ябалакчыкларга керүе бәхәсле) бүленәләр. 25 меңнән артык төре билгеле (күбәләк семьялыкларының төрләр саны буенча иң күпсанлысы), киң таралганнар, Россиядә – 2 меңнән артык төр, Татарстан территориясендә төгәл саны билгеләнмәгән.
Тышкы кыяфәте белән миниатюр ябалакларга охшаш (исеме шуннан): зур булмаган башы йомшак төкчәләрдән торган башлык белән әйләндереп алынган, күзләре ялтырый. Аеруча бу зур ябалакчыклар – тасмачлар: зәңгәр, кызыл, сары күбәләкләр,тирәк тасмачы өчен хас. Киң күкрәге куе төкчәләр белән капланган, корсагы юан. Канат җәеме, гадәттә, 25-35 мм; алгылары – озынча, өчпочмаклы, еш кына 5 аркылы сызыклы һәм 3 таплы соры яки көрән төстә, арткылары – түгәрәк, аксыл, сирәк кенә төслеләр. Ябалакчыклар күбесенчә төнлә һәм караңгылы-яктылы вакытта активлар (икенче исеме шуннан); көндез канатларын җыеп тыныч кына агачларда утыралар. Гусеницалары, гадәттә, ялангач, 5 пар корсак аяклы. Яфраклар белән туеналар, кайвакыт җимеш һәм ботакларны да кимерәләр, сирәк кенә лишайникларда, коелган яфракларда, үсемлекләрнең җир асты өлешләрендә яшиләр.
Ябалакчыклар, мәсәлән, уҗым ябалакчыгы (Agrotis segetum), кәбестә ябалакчыгы (Mamestra brassicae), нарат ябалакчыгы (Panolis flammea) күпләп үрчегәндә авыл хуҗалыгы, урман һәм җимеш культураларына җитди зыян китерәләр.
Тирәк тасмачы (Limenitis populi) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.