Каспий (аларны килька дип атыйлар), Кара һәм Азов диңгезләрендә яшиләр.

ТРда бер төре – чархаль сельде – Каспий вак балыкларның Идел түбәнлекләреннән Идел һәм Кама сусаклагычларына төче сулыкларда яши торган формасы (C. cultriventris) үтеп кергән.

Зур балыкларның озынлыгы 14 см га кадәр, авырлыгы 15 г чамасы. Тәңкәләре циклоидалар рәвешендә, вак, тыгыз урнашкан. Бугазыннан аналь ярыгына кадәр киль сузыла. Авызы кечкенә, тешсез. Арка йөзгече артында май йөзгече бар. Яшәвенең 1 нче елында җенси җитлегә. Май ахыры – июньдә су температурасы 14-18°C булганда уылдык чәчә. Үрчемлелеге 5-60 мең бөртек уылдык. Зоопланктон, шулай ук маймычлар белән туена. 1-2 ел яшиләр.