Гәүдәсенең озынлыгы 10–20 мм. Ата затлар яхшы очалар, ана коңгызлар канатсыз, личинкасыманнар.

Утлы коңгызларның корсак сегментларының очында яктырту органы бар (исеме шуннан). Төнге яшәү рәвеше алып баралар. Ерткычлар, вак умырткасызлар белән туеналар. Личинкалары берничә ел яши, туфракта кышлый. Туфракны механик эшкәрткәндә үләләр, алар өчен үзенчәлекле резерват булып хезмәт итүче агачлар төбендә сакланып калалар.

Татарстан территориясендәге агачларда һәм үләнчел үсемлекләрдә яшәүче гади утлы коңгыз (L. noctiluca) саклауга мохтаҗ бик сирәк төр.