Европада һәм Азиядә таралган. Республика территориясендә ХХ йөзнең 1 нче яртысына кадәр кәсәбәчелек төре була, соңыннан саны кисәк кими, 1990 елларда азрак тотрыклана. Сазлыкларда, дымлы елга үзәннәрендә яши.

Гәүдәсенең озынлыгы 35 см га кадәр озынлыкта, авырлыгы 200 г тирәсе. Каурый капламы кара бизәкле коңгырт-җирән төстә. Томшыгы бик озын, нәзек, туры. Кырый 16 ак койрык каурыйлары бар. Күчмә кош. Оясын куе үлән арасында яки түмгәкләрдә кора. Тимгелле 3 йомырка сала. Нигездә суалчаннар, бөҗәкләр, әкәм-төкәмнәр белән туклана, аларны ул озын томшыгы белән туфракны чукып таба. Очып китү вакыты августтан октябрьгә кадәр.

Сунарчылык спорты объекты.