12 төре билгеле, Европа, Азия, Төньяк Американың уртача поясларында таралганнар.

ТР территориясендә 3 төре бар. Себер урман чыпчыгы (P. montanella) – Кама елгасы тамагында очрый; кара муенлы урман чыпчыгы (P. atrogularis) – көзге очып үтүләр вакытында, нигездә, Кама һәм аның кушылдыклары Мишә һәм Ык үзәннәрендә күренә; урман чыпчыгы (P. modularis) аз санда оялый, аны, гадәттә, көзге очып китүләр вакытында күрергә була.

Урман чыпчыкларының гәүдә озынлыгы 17 см га кадәр, авырлыгы 20 г тирәсе. Арка һәм канатлары кара таплы җирән-көрән төстә, муены һәм күкрәге соры, бүксәсе аксыл, койрыгы көрән. Томшыгы нәзек, томшык өстенең очы берникадәр яссы һәм түгрәк. Ояларын куакларда, агачта яки үлән арасында кора. Яшелсу-зәңгәр 4-6 йомырка сала. Бөҗәкләр, үрмәкүч, вак моллюсклар, көзен җиләкләр һәм орлыклар белән туклана.

Урман чыпчыгы