Вак яки уртача зурлыктагы сирәк төкчәле, шәрә диярлек чебеннәр. Башы кечкенә, хортумчыгы бик зур, аска төшеп тора яки күкрәге астына таба бөгелгән. 2,8 меңгә якын төре билгеле, киң таралганнар, аеруча урманнарда күп.

Күбесенчә ерткычлар (вак бөҗәкләр белән туеналар). Җитлеккән укмашучы чебеннәр агач кәүсәсендә һәм яфракларында очрыйлар, кайберләре агачлар астында, һавада укмашып (исеме шуннан) күч хасил итәләр. Личинкалары туфракта, ара-тирә кечкенә елга һәм инешләр төбендә яши.

Россиядә якынча 260 төре бар. Татарстан территориясендә гади укмашучан чебен (Empis tesselata) еш очрый: гәүдә озынлыклары 10-12 мм, кара-көрән төстә, күкрәк өсте соры, аркылы 5 кара сызыклы, аяклары кара, кызыл-сары балтырлы, канат төпләре җирән-сары. Чәчәкләрдә еш очрый.