480 гә якын төре билгеле, бөтен Җир шарында таралганнар.

ТР территориясендә 6 төре бар: йорт тычканы (Mus musculus), кечкенә тычкан (Micromys minutus), кыр тычканы (Apodemus agrarius), урман тычканы (A. sylvaticus), сары муенлы тычкан (A. flavicollis), соры күсе яки пасюк (Rattus norvegicus). Урманнарда, куаклыкларда, елга тугайларында, кырларда, шулай ук торак корылмаларында яши.

Йорт тычканының сырты соры яки коңгырт-соры, корсагы аксылрак. Гәүдәсе 103 мм га кадәр озынлыкта. Өске кискеч тешләренең эчке ягында күренеп торган тешчеге белән ул башка тычканнардан аерылып тора. Уңайлы шартлар булганда ел әйләнәсе үрчи, балалары (4 тән 14 кә кадәр) 20 көннән туа. Өч айдан соң яшь тычканнар да үрчи башлый.

Кечкенә тычкан – Евразиядәге кимерүчеләрнең иң кечкенәсе. Озынлыгы 7 см дан артмый. Сырты көрән, корсагы ак төстә. Койрыгы гәүдәсеннән кечерәк һәм «бишенче аяк» булып хезмәт итә, аның ярдәмендә үсемлек сабаклары буйлап җитез хәрәкәтләнә. Шар формасындагы оясын җирдән 20-50 см биеклектә асып, үлән сабакларыннан ясый.

Кыр тычканы башка тычканнардан сыртындагы кара буе белән аерыла. Озынлыгы 8 см дан артыграк. Елга 4 тапкыр үрчи, 3-11 бала китерә.

Урман тычканы – очлы танаулы, зур колаклы, зур кабарынкы күзле, озын, шома (төксез диярлек) койрыклы. Гәүдәсе – 7-11 см, койрыгы 7-11 см озынлыкта. Төрле төсмерле җирән-соры төстә. Елга 2-4 тапкыр үрчи, 3-11 бала китерә.

Сары муенлы тычкан – ТР территориясендә яшәүче тычканнарның иң зурысы. Гәүдәсе – 14,5 см га, койрыгы 15 см га кадәр озынлыкта. Күкрәгендә сары тап бар. Елга 2-3 тапкыр үрчи, 4-6 бала китерә.

Соры күсе – семьялыкның иң зур вәкиле. Гәүдәсе 26 см га кадәр, койрыгы 20 см дан озынрак, авырлыгы 550 г га кадәр. Һава җылы булганда, ел әйләнәсе үрчи, 1-22 бала китерә.

Тычкансыманнарның теш системасы семьялыкның барлык төре өчен уртак билге булып тора, аларда алгы азау тешләр юк. Үсемлек һәм хайван азык белән тукланалар. Табигый шартларда 1-3 ел яшиләр. Төнлә һәм эңгер-меңгердә активлар. Йокыга талмыйлар.

Авыл һәм урман хуҗалыгына зыян китерәләр. Ерткыч хайваннар – кеш, сусар, төлке, ләтчә һәм көзәннәр, шулай ук күп кенә кошлар, аеруча ябалаклар һәм елак карчыгалар өчен төп азыкларның берсе буларак хезмәт итәләр.

Табигый тупланыш авыруларын (шул исәптән талпан энцефалиты, бруцеллез, түләрәмә, Себер түләмәсе) йоктыручылар.