200 гә якын төре билгеле.

Татарстан территориясендә 2: гади трихограмма (T. evanescens) һәм атасыз трихограмма (T. embryophagus).

Буынлы мыекчыклы бик вак бөҗәкләр (1 мм га кадәр). Канат сеңерчәләре үсеш алмаган. Ана затларның күкәй салгычы корсагының арткы өлешендә. Личинкалары төрле бөҗәк һәм авыл хуҗалыгы корткычлары күкәйләрендә паразитлык итә.

Гади трихограмма ябалакчыклар семьялыгындагы күбәләкләрнең (уҗым, кәбестә, клевер ябалакчыгы һәм башкалар) күкәйләрен үз итә; атасыз трихограмма алма җимешашары һәм яфрак төргечләре семьялыгындагы кайбер төрләрнең күкәйләрен зарарлый.

Трихограммалар үсемлекләрне саклауда биологик алым буларак кулланыла, аларны ясалма үрчетәләр һәм агроценозларга җибәрәләр.

Гади трихограмма