Нигездә, ерткыч һәм төрле азык белән тукланучы имезүчеләрдә һәм кешедә паразит булып яшиләр.

Ана затлар – 1,5-4,4 мм, аталары 0,6-1,6 мм озынлыкта. Төрле авторлар 2-3 төрен билгели. Аеруча трихинелла spiralis билгеле. Паразитлар кеше һәм хайванның нечкә эчәклегендә җенси җитлегәләр. Аталанган ана зат үз гомерендә (якынча 50 көн) 2 меңгә кадәр личинка (озынлыгы 0,5 мм) тудыра, алар исә эчәклектән лимфа, аннары кан системасына үтеп керәләр һәм аркылы-буйлы мускулларда урнашып бөтен организм буенча таралалар. Биредә алар үсә, спиральсыман бөтерелә һәм тышча белән каплана, бу халәттә алар тереклек эшчәнлеген бер елдан берничә дистә елларга кадәр саклыйлар. Җенси җитлеккән суалчаннарга әверелү өчен тышча белән капланган личинкалар башка берәр имезүче эчәклегенә эләгергә тиеш.

Җитәрлек дәрәҗәдә кыздырылмаган яки пешеп җитмәгән дуңгыз яки кыргый хайваннар (кабан дуңгызы, төлке, янутсыман эт, аю һәм башкалар) итен кулланып кеше авыру йоктырырга мөмкин.

Трихинеллалар трихинеллёз авыруын китереп чыгара. Татарстанда трихинеллёз хайваннарда күптәннән теркәлгән, кешедә беренче тапкыр 1964 елда табыла, ул вакытта Казанда, термик эшкәртелмәгән һәм начар эшкәртелгән янутсыман эт һәм төлке ите ашап, бер төркем (11) кеше авыру йоктыра.