Төрле мәгълүматлар буенча 4-5 мең төре билгеле. Умырткалы хайваннарның эндопаразитлары. Күбесенчә ашкайнату трактында, бавырда, сулыш системасында, кан юлында яшиләр.

Озынлыгы берничә мм дан 5 см га (сирәк кенә зуррак) кадәр. Гадәттә, гәүдәсе яфраксыман формада, кайвакыт озынча. Төкчекләре юк, эпителий белән капланган. Имгечләре (мускуллы үсентеләр) ике: авыз (мускуллы йоткылыкка илтүче авыз, үңәч, эчәклекнең 2 тармагы, йомык эчәклек) һәм корсак (гәүдәнең уртасында яисә алгы я арткы очында) имгече. Бүлеп чыгару системасы протонефридиаль типта. Гермафродитлар (кайберләре генә аерым җенесле).

Тереклек циклы катлаулы, буын чиратлашуы һәм хуҗаларның алышынуы белән бәйле. Җенси җитлеккән трематодалар күкәй салалар, алардан исә төкле личинкалар (мирацидийлар) чыга. Суда алар моллюскларга үтеп керәләр һәм спороцистларга әвереләләр. Соңгылары, партеногенетик юл белән үрчеп, редияләр буынын бирә, алардан исә церкарияләр барлыкка килә. Моллюск тәненнән церкарияләр тышкы тирәлеккә чыгалар, биредә төрле предметларга ябышалар яисә бөҗәк, җир-су хайваннарына, балык һәм башкаларның тәненә үтеп керәләр һәм метацеркарияләргә әвереләләр.

Трематодалар кеше һәм хайван авыруларын – трематодозларны: фисциолёз (бавыр имгечләр), дикроцеолёз (ланцетсыман имгечләр), описторхоз (мәче имгечләре) һәм башка йоктыручылар. Йогышлану азык аша бара.