Тирес коңгызчыклары (Aphodiinae), җир казучылар (Geotrupinae), скарабей (Scarabaeinae), тирес коңгызлары (Coprinae) һәм башка ассемьялыкларны үз эченә ала.

Озынлыгы 3 тән 70 мм га кадәр, көрән яки кара төстә, кайвакыт металлсыман ялтыравыклы.

6 меңнән, Россиядә 400 дән, Татарстанда 200 дән артык төре билгеле.

Аеруча гади тирес коңгызлары (Geotrupes stercorarius), гади тирес коңгызчыгы (Aphodius fimetarius), казучы тирес коңгызчыгы (A. fossor) киң таралган. Күпчелек төрләре, җирдә өн казып, анда тирес (яки үсемлек сабаклары һәм яфраклары) туплый, аларның личинкалары шуның белән туклана (исеме шуннан). Кайбер тирес коңгызларына азык булып үсемлек калдыклары, сирәк кенә гөмбәләр һәм үсемлекләрнең яшел өлешләре хезмәт итә.

Ассенизаторлар буларак файдалы (экскрементларны ташып күмәләр); күп кенә төрләре (гади тирес коңгызчыгы һәм башкалар) кыр, җиләк-җимеш, яшелчә культуралары үсентеләренә зыян китерә, кайберләре – паразит суалчаннарның арадаш хуҗалары.

Язгы тирес коңгызлары (Geotrupes vernalis), төнге копр, мөгезборын коңгыз ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Язгы тирес коңгызы