Озынлыгы 1,5 тән 12,5 мм га кадәр; кабарынкы, озынча түгәрәк, бераз яссы, кинәт озынаеп киткән яки түгәрәк диярлек формада; куе төкчәле яки тәңкәле. Төсе кара-көрән, кара, еш кына чуар рәсемле. Мыекчыклары 3–11 буынлы, чукмарсыман. Тәпиләре 5 буынлы. Личинкалары каты, хәрәкәтчел, 3 пар күкрәк аяклы, озын төкле. Курчакланганда личинкаларның тиресе аркасында гына ертыла, салдырылмый, һәм ул курчак өчен саклагыч тышча буларак хезмәт итә. Үсеше кош, бал корты, шөпшә, үрмәкүч ояларында, үләксәләрдә, имезүчеләр өннәрендә бара. Олы затлар личинкалары чыккан урыннарда яки чәчәкләрдә очрый. Хайван (сирәк кенә үсемлек) коры матдәләре белән тукланалар, мех, тире, мамык, каурый, хайван һәм кош чучелоларына, бөҗәкләр коллекциясенә зыян салалар.

Якынча 900 төре билгеле, Россиянең Европа өлешендә 11 ыругтан 48 төре, Татарстан территориясендә 4 ыругтан 15 төре билгеләнгән. Attagenus ыругы вәкилләре: келәм тире-йон коңгызлары (A. megatoma F.), тимгелле мех тире-йон коңгызлары (A. pellio) — йон һәм мех әйберләренә, Dermestes ыругы вәкилләре: ветчина тире-йон коңгызлары (D. lardarius), Фриш тире-йон коңгызлары (D.frishi Kug) тире, мех, ит һәм балык продуктларына зарар китерәләр, личинкалары йорт кошларының чебиләренә һөҗүм итәләр, Anthrenus ыругы вәкилләре — музей тире-йон коңгызлары (A.museorum) — зоологик һәм энтомологик коллекцияләрне, мехларны зарарлый.