Көньяк Америкадан кала бөтен Җир шарында таралганнар. Европа фаунасында 5, Татарстан территориясендә 2 төре билгеле: барлык төр сулыкларда (сазлык, күл һәм башкалар) очраучы саз тереләй тудыручы моллюсклары (Viviparus contectus), Кубышев сусаклагычы һәм зур елгаларда яшәүче чын тереләй тудыручы моллюсклар (V. viviparus).

Кабырчыгы спиральсыман бөтерелгән, кара көрән төстә, кайвакыт яшькелт төсмерле, куркыныч туганда моллюскның аягында урнашкан тыгыз мөгезсыман капкач белән ябылучы авызчык белән тәмамлана. Мантиянең аскы ягында урнашкан саңаклар ярдәмендә сулыйлар.

Тереләй тудыручы моллюсклар – аерым җенеслеләр, бөтен җәй дәвамында диярлек үрчиләр. Аталанган күкәйләр ана затның гәүдәсендә җитлегә. Олы затлардан аермалы буларак, яшьләрнең кабырчык борылмаларында берничә рәт булып спиральсыман чачаклы орылар урнашкан. Капкаччык белән кабырчыкны тыгыз ябып һәм катып калу халәтендә тереләй тудыручы моллюсклар суның катуын да җиңел кичерергә сәләтле.

Күп кенә бентос балыклары өчен азык булып торалар.