Дөнья фаунасында якынча 133 төре бар, Австралия һәм аңа якын утраулардан кала бөтен Җир шарында таралганнар.

ТР территориясендә 14 төре бар. Купшыл, балан чыпчыгы (карабүрек), чыршы чукыры (Loxia curvirostra) ел дәвамында яши. Яшел чыпчык (Chloris chloris), кызылтүш, сары чыпчык, гади ясмык чыпчыгы (Carpodacuserythrinus) һәм башкалар оя кору өчен очып киләләр.

Корташар кош (Pinicola enucieator), пуночка (Plectrophenaxnivalis), гади кыр чыпчыгы (Acanthis flammea) кышларга очып киләләр. Юрок (Fringilla montifringilla) очып уза.

Гәүдә озынлыгы 10-22 см, каурый капламы тыгыз. Күп кенә төрләрнең аталары аналарына караганда ачыграк төстә; кызыл, сары һәм яшел төсләр өстенлек итә. Томшыгы төрле зурлыкта һәм формада. Койрыгы уемтылы, туры яки очы аз гына түгәрәкләнгән. Моногамнар. Аерым пар булып оялыйлар. Агачларда, куакларда ачык, тирән төпле оялар ясыйлар. 4-6 чуар йомырка салалар. Тау чыпчыкларының барлык вәкилләре, нигездә, үсемлек азык белән, фәкатъ балаларын ашату чорында гына бөҗәкләр белән тукланалар.

Чүп үләннәре орлыкларын ашап файда китерәләр.