1885 елның 26 августы, Таганрог шәһәре — 1948 елның 26 декабре, Баку.

Сәхнә эшчәнлеген 1903 елда Екатеринодар шәһәрендә М.М.Петипа труппасында башлый, Рязань, Иваново, Калуга, Әстерхан, Ростов-Дон, Одесса, Харьков (Н.Н.Синельникова труппасында) шәһәрләре театрларында уйный.

1932–1936 елларда Мәскәүдә Кызыл Армия Үзәк театрында.

1941–1946 елларда Баку рус драма театрында.

1922–1924, 1926–1927 елларда Казан Зур драма театрларында эшли.

Күп кенә зур рольләр башкара: Репетилов («Акыллылык бәласе», А.С.Грибоедов), Борис Годунов («Фёдор патша», «Иоанн Грозныйның үлеме», А.К.Толстой), Марк Волохов («Текә яр», И.А.Гончаров романы буенча), Лаврецкий («Дворяннар оясы», И.С.Тургенев романы буенча), Свидригайлов («Җинаять һәм җәза», Ф.М.Достоевский романы буенча), Каренин, Нехлюдов, Сергий атакай («Анна Каренина», «Катюша Маслова», «Сергий атакай», Л.Н.Толстой әсәрләре буенча), Пётр патша («Патша улы Алексей», Д.С.Мережковский), Отелло (У.Шекспирның шул исемендәге әсәре буенча) һәм башкалар.

Кречетов — социаль-психологик портрет остасы, рольләрне искиткеч яхшы башкара, үзенең һәр роленә масштаблылык һәм тирәнлек өсти белә.

Бер үк вакытта режиссер булып та эшли. Казан Зур драма театрында «Мәкер вә мәхәббәт», «Юлбасарлар» («Коварство и любовь», «Разбойники», Ф.Шиллер), «Бөркеткәй» («Орлёнок», Э.Ростан), «Кеше тормышы» («Жизнь человека», Л.Н.Андреев), «Павел I» (Д.С.Мережковский); Татар дәүләт театрында «Мәкер вә мәхәббәт» (Ф.Шиллер), «Трильби» (Г.Г.Ге) әсәрләрен сәхнәләштерә.

Шул театр студиясендә һәм Татар театр техникумында укыта.

Автор Ю.А.Благов