Эчтәлек

1912 елның 2 мае, Оренбург губернасы, Троицк шәһәре – 1969 елның 14 июле, Казан.

Татар сәнгать техникумының театр бүлеген тәмамлый (1936 ел).

1936 елдан Татар академия театрында актёр, 1957–1963 елларда директор һәм сәнгать җитәкчесе.

Үзен киң иҗат диапазонлы зур талант иясе буларак таныта, психологик пландагы рольләрне дә, шулай ук ачык гротесклы (көлкеле) рольләрне дә бертигез дәрәҗәдә уңышлы иҗат итә.

Камал («Тукай», Ә.Фәйзи), Насыйри (шул исемдәге пьеса, М.Гали һәм Х.Уразиков), Уразмәтов («Хәерле юл», Г.Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романы буенча), Шмага («Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский), Бәдри («Галиябану», М.Фәйзи), Хәйрүш («Шамил Усманов», А.Гыйләҗев, А.Яхин) образларын тормышчан, ышандырырлык итеп башкара. Н.Ф.Погодинның «Мылтыклы кеше» спектаклендә Ленин образын тудырганда, ул аеруча зур җаваплылык хисе тоеп эшли.

Комик, сатирик образлар өстендә эшләгәндә исә (Городничий – «Ревизор», Н.В.Гоголь; Җиһанша – «Зәңгәр шәл», К.Тинчурин; Җиһангир – «Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт; Хәмзә – «Беренче театр», Г.Камал) фарс алымнарын киң куллана, шулай ук вакытта ышандырырлык һәм табигый булып кала.

Н.С.Гайнуллинның сәнгать җитәкчесе сыйфатындагы эшчәнлеге театрда Х.Вахит, А.Гыйләҗев, И.Юзеев, Ю.Әминев кебек драматургларның әсәрләре куелуы белән бәйле.

1952–1962 елларда Н.С.Гайнуллин Бөтенсоюз театр җәмгыятенең Татарстан бүлеген җитәкли.

Әдәбият

Народные артисты. Казань, 1980;

Илялова И. Артисты театра им. Г.Камала. Казань, 1996.

Автор – И.И.Илялова.