Биографиясе

1924 елның 1 феврале, Бөгелмә кантоны (хәзерге Лениногорск районы) Түбән Чыршылы авылы — 1944 елның 26 марты, Николаев шәһәре, Украина ССР.

Туган авылында мәктәп тәмамлый. 1934 елда гаиләсе Оренбург өлкәсенең Алпай авылына күченә. Райпром комбинатының обоз цехында тәгәрмәч ясаучы булып эшли.

1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, Кара диңгез флотының Одесса хәрби-диңгез базасы 384 нче аерым диңгез пехотасы батальоны пулемётчысы.

1944 елның 26 мартына каршы төндә Николаев портында совет десанты составында батырлык күрсәтә. Сугышчан төркемдә 55 диңгезче, 10 сапёр һәм 2 элемтәче була. Ике тәүлек дәвамында десантчылар дошманның 18 контрһөҗүмен кире кайтаралар, 700 ләп фашистны юк итәләр. Ә.М.Хәйретдинов пулемёттан ут яудыра, яраланган иптәшләрен элеватор подвалына эвакуацияли. Гитлерчылар огнемётлар һәм агулаучы матдәләр куллануга карамастан, плацдарм 28 мартка кадәр — Кызыл Армиянең төп көчләре Николаев шәһәрен азат иткәнче кулда тотыла. Диңгезчеләрнең күпчелеге, шул исәптән Ә.М.Хәйретдинов та һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Николаевта Сугыш һәм хезмәт елданы халык музее ачыла, герой-морякларга һәйкәл куела.

Лениногорск шәһәренең бер урамына Хәйретдинов исеме бирелә.

Хәйретдинов бюстлары Лениногорск шәһәренең Дан аллеясында, Сходнево-Чертанла авылында (Лениногорск районы) куела.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 700, 720,721, 736;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 170.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина