Олы затлары – паразитлар, кеше яки хайван эчәклегендә яшиләр. Гәүдәләре тасмасыман, озынлыклары берничә мм дан 25 мм га кадәр, өч өлештән торалар: баш (сполекс), муен (үсү зонасы) һәм, гадәттә, буынтыклардан (проглотида) торучы стробила. Башларында берегү органнары – имгеч, ботрияләр, ыргаклы хортумчыгы һәм башкалар бар. Эчәклекләре (ашкайнату органы) юк, аның функциясен тегумент (гәүдә капламы) башкара. Тасма суалчаннар – гермафродитлар. Һәр буынтыгында – 1-2 җенес комплексы, аларда бик күп күкәй (кайбер солитерларда елына 60 млн. га кадәр) җитлегә. Үсеш циклы хуҗаларын алыштыруга бәйле. Личинкалар күкәйләрдә үсә, алар (тасмача корацидийлары) суга чыгалар яки арадаш хуҗага (солитерларда, гадәттә, ул бер, тасмачаларда – ике) эләгәләр.

Аеруча киң тасмача, каешчалар, солитерлар (дуңгыз һәм үгез), эхинококк куркыныч.