- РУС
- ТАТ
20 гә якын төре билгеле, Евразиянең төче сулыкларында таралган.
ТР территориясендә ике төре бар: гади ташбаш (G. gobio) һәм акканатлы ташбаш (Romangobio albipinatus). Гади ташбаш кече елгаларда, акканатлы ташбаш сусаклыгычларда яши. Тышкы кыяфәтләре охшаш.
Озынлыгы 15–20 см, авырлыгы 25 г. Гәүдәсе озынча, уклаусыман; өсте яшькелт-коңгырт, ян-яклары көмешсыман, зәңгәрсу яки карасу тимгелләр белән капланган, кайвакыт алар тоташ кара буй хасил итәләр; корсагы көмешсыман. Башы чагыштырмача зур, танавы төшебрәк тора. Тәңкәсе эре. Авыз почмакларында мыекчыклар урнашкан. Яшәвенең 3–4 нче елында җенси җитлегә. Үрчемлелеге — 3 мең уылдык бөртеге. Май аеннан июльгә кадәр уылдык чәчә. Уылдыкны комсу-вак ташлы грунтка өлешләп сала, алар анда ябышып кала. Су төбендә яшәүче бөҗәк личинкалары, кысласыманнар, моллюсклар һәм суүсемнәр белән туклана. 6–8 ел яшиләр.
Балыкчылык өчен әһәмияте юк.
Балык тоту спортында ерткыч балыкларны аулау өчен җим буларак кулланыла.
Гади ташбаш
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.