600 гә якын төре билгеле. Тропик һәм уртача киңлектәге диңгезләрнең яр буе өлешләрендә, шулай ук тозлырак һәм төче сулыкларда таралган.

ТР территориясендә 2 төре бар. Куйбышев сусаклагычына йолдызлы карачкы балык (Benthophilus stellatus) Дон елгасының түбәнге агымыннан кертелгән, йомры ташбаш (Gobius melanostomus) Идел елгасының түбәнлекләреннән кергән.

Озынлыгы 20 см га кадәр. Яньчек гәүдәле. Ташбаш балыкларга корсак йөзгечләренең өлешчә яки тулысынча кушылуы хас. Йомры ташбашның түбәсе һәм баш арты эре тәңкәләр белән капланган; алгы сырт йөзгечендә зур кара тап бар; йолдызлы карачкы балыкның тәңкәләре юк; гәүдәсе бик күп төерчекле, сыртында аркылы өч кара сызык сузылган. Уылдыгын җәй буе ояларга сала. Су төбендәге умырткасызлар белән туклана.

Кәсәбәчелек өчен әһәмияте юк.